Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытай һәм Вьетнамда җитештерелгән эчке киемдә нинди зыянлы матдәләр тапканнар?

Кием сайлаганда игътибарлы булыгыз.

news_top_970_100
Кытай һәм Вьетнамда җитештерелгән эчке киемдә нинди зыянлы матдәләр тапканнар?
pixabay.com

Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән эчке киемне (трусиклар) тикшергәннәр, дип яза «АиФ». Роскачество җитәкчесе урынбасары Елена Саратцева әйтүенчә, 20 брендның яртысы сыйфат таләпләренә җавап бирми. Иң күп дәгъва Кытай, Вьетнам һәм Шри-Ланкада җитештерелгән киемгә кагыла. Әйтик, Кытайда җитештерелгән киемдә стирол күрсәткече нормадан 10 тапкырга артыграк булган. Стирол зыянлы матдә санала, ул организмны агулый һәм ул юып кына бетми.

Victoria’s Secret, Vis-a-vis, Intimissimi, Uniqlo, Palmetta, H& M, Deseo, Women’secret, Comazo, Incanto, «Дикая Орхидея», «Дефиле», Belle YOU, Oysho, Innamore, Milavitsa, Tezenis, Calvin Klein, Kiabi, Triumph брендларыннан тикшергәннәр.

Incanto брендында стирол табылган да инде. Бу матдә хәрби максатларда — яндыргыч сыекча буларак кулланыла. Шуңа күрә аның зыянлы булуын артык аңлатып торырга кирәкмидер. Women’secret, Milavitsa, Deseo, Belle YOU киемнәренең тирләгән вакытта буявы уңа икәне беленгән. Women’secret, Incanto, Kiabi, Deseo, Innamore, Milavitsa, Tezenis, Oysho, «Дикая Орхидея» тирләтә икән. Women’secret һава сулатмый икән.

«Натураль киемне „борынгы заманныкы“ дип әйтүче синтетик кием сатучыларны тыңламагыз. Көн саен кию өчен киҗе-мамык тукымадан җитештерелгән эчке кием алыгыз», — ди Россия тукучылары берлеге вице-президенты Ольга Драгунова. «Эчке киемнең бәясе ни рәвешчә 200 сум була ала? Мондый хәл бары тик экономияләгәндә генә мөмкин. Шуңа күрә сыйфатлырак кием алыгыз», — дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100