Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытай мәгарифенең бурычы: балага предметны өйрәтү түгел, ә аның холкын формалаштыру

Бүгенге икътисади кырыс шартларда җәмгыятьтә уңыш казана алырлык шәхес тәрбияләү җиңелләрдән түгел. Теләсә кем нарасыен чит илләрдә яки абруйлы үз мәктәпләребездә дә укыта алмый. Бу очракта өстәмә белем бирү үзәкләрен җентекләп сайларга туры килә торгандыр.

news_top_970_100
Кытай мәгарифенең бурычы: балага предметны өйрәтү түгел, ә аның холкын формалаштыру

2017 елның сентябреннән Англиядәге башлангыч мәктәпләрнең яртысы математиканы кытай методикасы буенча укыта (ул менталь математика, дип атала). Балалар теманы тулаем аңлаганнарын дәлилләгәнче, күнегүләр эшли. Бу күнегүләр йөгерек санауга өйрәтү, тирән белемнәргә һәм алар нигезенә салынган математик төшенчәләрне аңлауга корылган. Белем бирүдә Шанхай ысулын куллану уңышлы булып чыккан.

Казанда 20 декабрьдә (Себер Тракты 13) кытай методына нигезләнгән “СтартУМ” дип аталган өстәмә белем бирү мәктәбе ачыла. Мәктәпкә нигез салучы “АйЭмСи” компанияләр төркеменең башкарма директоры Ильяс Вәлиуллин Россиядә белем бирү системасы артта калып килә, дип саный.

- Дәреслекләребез коточкыч артта калган. Үзем мин мәктәпне 2007 елда тәмамладым. Ә миннән соң сеңел, энеләрем укыды. Аларның дәреслекләре дә нәкъ мин укыган чордагы кебек, үзгәрмәгән, яңартылмаган. Ул китапларның кайберләренә  30-40 ел. 

Безгә ике юл кала: читтән генә илнең кая тәгәрәгәнен күзәтергә яки үзең тәгәрәтергә. Ә мин күп балалар үстерергә телим. Минем нәселемә 300 ел, үз балаларыма үз байлыкларымның кыйммәтлесен калдырырга исәбем бар. Ә гасырлар дәвамында нәселдән-нәселгә иң кадерлесе - белем һәм китаплар тапшырыла. Миссиямне бөтен илгә таратасым килде. Моны белем бирүнең яңа системасын булдырып кына эшләргә мөмкин дигән карарга килдем. Проектымның заманча һәм файдалы булуын да телим, диде ул "Татар-информ" агентлыгы журналистына.

Ачыклап узабыз, 2017 ел башында Казан эшмәкәре Ильяс Вәлиуллин да “СтартУм” балалар үстерү мәктәпләре челтәрен булдыру проектына алынды. Ильяс әфәнде Финляндия, Кытай, АКШның фәнни хезмәткәрләреннән торган профессиональ команда ярдәмендә кыска вакыт эчендә төрле юнәлешләр буенча балаларның укыту программасы эшләп чыкты. Балаларга белем бирүче “СтартУм” мәктәбендә кытайча укыту һәм өйрәтү программалары кулланыла. Америкалыларның компьютер уеннары һәм виртуаль чынбарлык ярдәмендә белем бирүнең яңа технологияләре, шулай ук балаларга программалаштыру белән робот техникасының алдынгы фин технологияләре файдаланыла.

Беркемгә дә сер түгел, Кытай укучылары һәрвакыт халыкара олимпиадаларында җиңеп чыга. РISA тестларында Шанхай алдынгы урыннар яулап килә. Белгечләр Кытай мәктәбенең ни сәбәпле алдынгы булуын аңлатырга тырышты.

Кытай мәктәпләренең үзенчәлекләре

Беренчедән: Шанхайда мәктәп укучыларын бала чактан ук барлык таләпләргә туры килергә һәм укытучыларга итәгатьле булырга өйрәтәләр.

Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасының (ОЭСР) мәгариф департаменты башлыгы Андреас Шлейхер Шанхай мәктәпәрендәге саллы җиңүләрнең төп сәбәбе – яхшы укытучылар, дип раслый. Аның әйтүенчә, Кытай мөгалимнәре үз бурычын балага предметны өйрәтүдә түгел, ә аның холкын формалаштыруда күрә. Балалар сыйныфны җыештыруда катнашса, укытучылар белән ата-аналар бу гамәлне хуплый. Шлейхер сүзләренә караганда, кытай мөгалимнәре югары нәтиҗәләр таләп итә, әмма үзләре үк аларга ирешергә дә булыша.

Икенчедән: Чыгышы һәм гаиләсенең кеременә карамастан, һәрбер бала уңышка ирешә ала, дип саный кытай укытучылары. Казанышлар ныгытып эшләүне сорый, һәр очракта да табигый сәләтләр белән генә билгеләнми, шәкертләрен алар шуңа өйрәтә дә.

Өченчедән: РISA  нәтиҗәләреннән чыгып, белем бирүнең сыйфатын билгеләү читенрәк. Тестлар шуны раслый - фәкыйрь гаиләдә үскән Шанхай балаларының 10 проценты АКШ яки кайбер Европа илләрендәге бай балаларының 10 проценты белән чагыштырганда математиканы яхшырак үзләштерә икән!

Кытай һәм Көнбатыш мәгарифе нәрсә белән аерыла?

Кытай: Абруйлы кешене хөрмәт итү, өлкәннәрне, ата-анаңны, укытучыларны ихтирам итү.

Көнбатыш: Социаль икътисади статусына карамастан һәммә кешене тигез күрүче шәхесләрне бәяләү. Студентларның дәрескә актив катнашуы һәм мөгалимнәргә сораулар бирүе хуплана.


Кытай: Мәктәптә хакимлек итүче укытучыларга буйсынмау дөрес түгел.

Көнбатыш: Укытучы шәкертләреннән гомумән ихтирам көтми, ләкин ихтирамны яулап алырга мөмкин.


Әйтелгәннәргә нәтиҗә: Укытучы булган кешегә сыйныфны идарә итү күнекмәләре кирәкле.

Тәҗрибә

Кытай педагогларының уңышлы эш тәҗрибәсе белән таныштырырга Казанга  Бөекбритания һәм Кытайның табигать фәннәре буенча мөгаллиме Джун Янг-Вильямс килде. Ул ВВС телеканалында узган кызыклы эксперимент турында  Татарстан журналистларына да сөйләде.  " 2015 елда Кытай мәктәпләрендә белем бирү дәрәҗәсе тикшерелде. Мин табигать фәннәре: биология, химия һәм физиканы укыттым. Ә Бөекбританиядән булган коллегаларым шул ук фәннәрне өчәү укытты. Яшермим, минем өчен авыр чор булды. Без бер үк дәреслекләрдән белем бирдек, фәкать методлар гына үзгә иде. Кытай укытучылар үз хезмәтләрендә Конфуций тәгълиматы принципларын куллана.  Иң мөһиме - балаларда өлкәннәргә карата, аларның хезмәт алымнарына һәм белемнәренә  ихтирам уяту. Мөгаллим абруе  югары булырга тиеш, безнең мәктәпләрдә тулысынча катгый тәртип саклана. Монда, Көнбатышта, укытучылар укучылар тарафыннан тиешенчә хөрмәтләнми, ә дәресләр күп очракта уен формасында, вакытны күңелле уздыруга кайтып кала", - диде Джун Янг-Вильямс. 


Янг-Вильямс укучылар арасында  авторитет яулау озак һәм катлаулы гамәл икәнен яшерми. Шулай да ул һәр яшүсмер күңеленә индивидуаль дәресләр аша юл таба алган. Эксперимент азагында, тест нәтиҗәләре  кытай методы буенча укыган балаларның белем дәрәҗәсе югарырак булуын күрсәтә.

Британия тәҗрибәсе

2017 елның сентябреннән Англиядәге башлангыч мәктәпләрнең яртысы математиканы кытай методикасы буенча укыта (ул менталь математика, дип атала). Балалар теманы тулаем аңлаганнарын дәлилләгәнче, күнегүләр эшли. Бу күнегүләр йөгерек санауга өйрәтү, тирән белемнәргә һәм алар нигезенә салынган математик төшенчәләрне аңлауга корылган. 

Инде искәртеп кителгәнчә, күп кенә Бөекбритания мәктәпләрендә Кытай мәгарифе нигезендә укыта башлаганнар. 2014 елдан алып 400 дән артык тикшеренүчеләр, мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылар Кытайда академик алмашу сәфәрләрендә булып кайткан.

Англиядә “30 Maths Hubs” (30 математик куб) программасы башлап җибәрелгән. Әлеге яңа программа башлангыч укытучыларына математика фәнен өйрәтүдә үтемле алымнарның остасына әйләнергә мөмкинлек биргән.

Бөекбритания хөкүмәте математика үзләштерү методикасына 41 млн. фунт акча керткән. Бу методикалар Шанхай белән Сингапурда эшләнгән, алар бөтен Англия буенча 8 мең башлангыч мәктәптә кулланыла башлаячак.

2017 елның сентябрь аеннан Бөекбритания мәктәпләрендә белем бирү стандартларын камилләштерү максатыннан кытайчага тәрҗемә ителгән дәреслекләр тәкъдим ителә башлады.

Казандагы "СтартУм" курслары

“СтартУм” өстәмә белем мәктәбенә нигез салган Ильяс Вәлиуллин Казанда ачылачак мәктәптә түбәндәге курсларларны тәкъдим итә:

4 тән алып 14 яшькәчә укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар уку һәм бакчалардагы дәресләрдән тыш, төрле курсларда катнаша ала. Курслар шимбә, якшәмбе һәм һәр кич көн кичләрен дә кертеп шөгыльләнә дә алалар. Түбәндәге юнәлешләр буенча белем алырга була:

Менталь арифметика

Тиз уку һәм дикция

Роботлар техникасы

Программалаштыру

Финанс белеме һәм планлаштыру

Интерактив комлык

“СтартУм” чит илләрдә дә ачылачак

Казанда беренче “СтартУм” мәктәбе 2017 елның 20 декабрендә Себер тракты 13 адресы буенча ачылачак. Ә 2018 елның 10 гыйнварендә шундый ук мәктәп Ижевск һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә эшли башлый. 2018 елның гыйнвар азагында мондый мәктәпләр Самара һәм Пермьда да да булачак. Яңа елның февралендә исә, Уфада да шунды вакыйга көтелә. “СтартУм” мәктәпләре яңа елга кадәр АКШның Вирджиния штатында һәм Латвиянең Рига шәһәрендә тәкъдим ителәчәк. Үсеш стратегиясе буенча 2019 елга кадәр “СтартУм” мәктәпләре Россия һәм чит илләрнең 500 ләп мәктәбендә балалар һәм ата-аналарга үз ишекләрен ачарга ниятли.

- Мин үзем гади авыл гаиләсендә туган кеше буларак, “СтартУм” мәктәпләрендә гади, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар йөрүен дә телим. Шәхсән үзем үскәндә төрле түгәрәкләргә йөрдем, ул вакытта әле аларның күбесе бушлай иде. Белемне акчасы булган кеше генә түгел, ә гыйлемгә омтылган һәр бала алырга тиеш. Дәүләтнең бушлай өстәмә бирү мөмкинлеге юк икән, аны башкалар да акчасызга башкармаячак. Шуңа күрә без аңардан бизнес ясарга тиеш булабыз. Бизнес булган очракта алар эшли алачак. Шуңа күрә мәктәпләрдә социаль дәрәҗә роль уйнамый, безгә нәтиҗә мөһим, ди Ильяс Вәлиуллин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100