Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытай коронавируска каршы көрәш режимыннан чыга: эпидемия нинди нәтиҗәләргә китергән?

Пекинда яшәүче Нэнси Логан әйтүенчә, Кытай башкаласында инде паркларны, рестораннарны, кунакханәләрне кабат ачканнар.

news_top_970_100
Кытай коронавируска каршы көрәш режимыннан чыга: эпидемия нинди нәтиҗәләргә китергән?
pixabay.com

Кытай коронавирус режимыннан чыга башлаган. Эпедемия тәмамланган дип әйтергә була, дип хәбәр итә «Ореанда-Новости» мәгълүмат агентлыгы.

Кытайда бер тәүлеккә 6 гына коронавирус очрагы табылган. Хөкүмәт карантин чараларын акрынлап юкка чыгара бара.

Пекинда яшәүче Нэнси Логан әйтүенчә, Кытай башкаласында инде паркларны, рестораннарны, кунакханәләрне кабат ачканнар. Әмма кеше җыелган урыннарда битлек кию таләп ителә. Май аенда мәктәпләрне дә ачарга җыеналар.

Әмма күңел ачу чаралары — концерт, кинотеатрлар элеккечә тыелган. Кытай башкаласында чикләүләр бетмәгән, әмма ул «тормышка кайта» дип яза сайт.

Пандемия нәтиҗәсендә Кытайда чит ил кешеләренә куркып карый башлаганнар.

Тагын берничә нәтиҗә — кешеләр интернеттан сатып алырга ияләнгән. Шулай ук күп кенә эшсез калган шәһәр кешеләре авылга кайтып киткән. Кытай хөкүмәте авылда күтәрелеш көтә.

  • Роспотребнадзорның эпидемиология буенча фәнни-тикшеренү институтының СПИДка каршы көрәш үзәге җитәкчесе Вадим Покровский «Газете.Ru»га интервьюсында коронавирус буенча яхшы якка үзгәреш май бәйрәмнәреннән соң күзәтеләчәк дип белдерде. Әмма бу һәр төбәктә нинди чаралар күрелүгә бәйле булачак. Шулай ук кул юу, битлек кию кебек мәҗбүри чараларны да үтәргә туры киләчәк.
  • Вирусолог Виктор Ларичев исә коронавирус 3-3,5 ай дәвам итәчәк ди. Әмма бу эпидемия беткәч тә аерым очраклар күзәтеләчәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100