Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытай Халык Республикасы башлыгы – Мао Цзэдунның киңәшчесе татар булган

Бао Эрхань (Борһан Шаһидуллин) - узган гасырның атаклы кытай сәясәтчесе. Кытай Халык Республикасына нигез салучыга киңәшләр биргән татар кешесенә ике тапкыр чит ил төрмәсендә утырып чыгарга туры килә.

news_top_970_100
Кытай Халык Республикасы башлыгы – Мао Цзэдунның  киңәшчесе татар булган
tatmsk.tatarstan.ru

Борһан Шаһиди Казан губерниясенең Тәтеш өязендә (хәзерге Буа районы) Аксу авылында туа. Ә Кытай энциклопедияләрендә сәясәтченең туган урыны — Синьцзян-Уйгыр автоном районының Аксу шәһәре дип күрсәтелә һәм туган елы да 1894 ел дип язылган.

Борһан Шаһиди Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган, «Мәгариф» нәшриятында эшләп ала. Мәдрәсәдә вакытта ул исәп-хисап дәресләре алган, үзлектән рус телен өйрәнгән.

Борһан Шаһиди Кытайга 1911 елда күчеп китә. Тарихи мәгълүматлар буенча, Түбән Новгород ярминкәсендә танылган сәүдәгәр Исмәгыйль Яппаров Шаһидине Кытайда хисапчы булып эшләргә чакыра. Борһан Шаһидуллин тәкъдимнән баш тарта алмый: Семипалатинск шәһәренә «Тянь-Шань» исемле сәүдә компаниясендә бухгалтер булып эшләргә китә. 

Дистә елга якын сәүдә оешмасының Кытай бүлегендә эшли, соңрак таможняда хезмәт куя, берничә ел Шенҗан вилаятенең транспорт идарәсендә җитәкче була.

Язмыш җилләре Борһан Шаһидины Берлинга илткәч, ул университетта укып чыгарга һәм алман телен камил дәрәҗәдә өйрәнергә җитешә. Аннан кайткач, 1933 елда аны Шенҗан губернаторы урынбасары итеп билгелиләр. Рус, татар, казакъ, долган, уйгыр, кытай, алман, гарәп телләрен камил белгән бу кеше күпмедер вакыт Советлар Союзында Кытай консулы булып та эшләп ала.

1940нчы елларда ул Өремче шәһәренең мэры була, ә 1949 елда Синьцзян вилаятенең җитәкчесе итеп билгеләнә. Бу вакытта Кытайда гражданнар сугышы барган. Шаһиди исә үзенең өлкәсендә сугыш, кан-коеш булмасын өчен, Кытай коммунистларына ярдәм итә. Нәтиҗәдә, Шенҗанда сугыш хәрәкәтләре үткәрелми, миллионлаган уйгыр, татар, кытай кешесе исән кала.

1955 елда Шаһидины Пекинга чакыралар һәм Халык вәкилләренең Бөтенкытай җыены рәисе урынбасары, ягъни парламент вице-спикеры итеп билгелиләр. Шулай итеп, Борһан Шаһиди Кытайның сәяси элитасына керә. Кытай Халык Республикасына нигез салган кытай революционеры, XX гасырның дәүләт, сәясәт эшлеклесе Ма́о Цзэду́н белән эшли.

Борһан Шаһиди ике мәртәбә Кытай төрмәсендә утыра. Беренче тапкыр совет махсус хезмәткәрләре Шаһидины немец һәм япон шпионы итеп күрсәтә. Соңрак моның ялган булуы ачыклана һәм аны аклыйлар. Кытайдагы «Мәдәни революция» еллары Борһан Шаһидины да читләп узмый, аны 70 яшендә икенче тапкыр 10 елга төрмәгә утырталар.

Борһан Шаһиди 1989 елның 27 августында 95 яшендә Пекин шәһәрендә үлә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100