Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытай гаиләләренә өч бала табарга рөхсәт иттеләр

2015 елга кадәр Кытай гаиләләренә бер бала үстерергә ярый иде.

news_top_970_100
Кытай гаиләләренә өч бала табарга рөхсәт иттеләр
https://pixabay.com

Кытай хөкүмәте ил халкына өч бала үстерергә рөхсәт итү турында карар чыгарды. Бу турыда «Синьхуа» агентлыгы Кытай коммунистлары партиясенең үзәк комитетының политбюросына сылтама белән хәбәр итә.

Әлеге рөхсәт кайчан үз көченә кергәне әйтелми.

1979-2015 елларда Кытай гаиләләренә бер бала гына үстерергә рөхсәт ителә иде. Демография сәясәте бары тик йөклелек берничә яралгыдан торган очракта гына берничә бала табарга рөхсәт итте.

Соңрак чикләүләр йомшартылды һәм 2015 елда Кытай гаиләләренә ике бала табарга рөхсәт ителде, дип яза РЕН ТВ.

Хәзер Кытайда 1 миллиард 443 миллион кеше яши, ул халык саны буенча дөньяда беренче урында. Кытай дәүләтенең "бер гаиләгә - бер бала" дигән сәясәте тормышка ашырыла башлагач, 2018 елда халык саны акрын гына булса да кимүе күзәтелде - халык 1,27 миллионга кимеде. Шулай ук бу сәясәт вакытында күп кенә гаиләләр кызларны түгел, ир балаларны табарга тырышты, шуңа халык саны кимүе алдагы елларда да күзәтелер дип фаразлана. Кытайдагы халыкны киметмәү максатыннан тормышка ашырыла булса кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100