Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытай егете хыянәтче ирләрне сөяркәдән аерып, хатынына кайтару белән шөгыльләнә

Әлеге хезмәт шактый кыйммәт, уртача 1,7 млн сум тирәсе тора.

news_top_970_100
Кытай егете хыянәтче ирләрне сөяркәдән аерып, хатынына кайтару белән шөгыльләнә
https://pixabay.com

Кытайда яшәүче Сяо Шэн дөньядагы иң сәер эшләрнең берсендә эшли. Ул өйләнгән ир-атларны сөяркәсеннән аерып, кабат хатыны янына кайтару белән шөгыльләнә. Бу турыда Ридус басмасына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Шэн бу эшне инде алты ел башкара. Башта ул үзе генә булган, хәзер аңа тагын сигез кеше ярдәм итә. Алар арасында ситуация аналитигы, клиентлар белән эшләүче менеджер, актерлар һәм режиссерлар бар. Бу төркем сөяркәләрне аеру планын бергәләп кора. Әлеге хезмәтнең уртача бәясе 150 мең юань (чама белән 1,7 млн сум) торырга мөмкин. 

2020 елның көзендә Шэнга бер хатын мөрәҗәгать итә. Аның ире яшь кыз белән хыянәт итә икән. Шэн ир белән хатынны бергә ял итәргә озата, аннары хатынның иренә аноним хат җибәрә. Анда ул сөяркәнең яңа егете булуын хәбәр итә. Дәлил өчен фотолар да бирәләр. Шулай итеп ир сөяркәсе белән аерылыша, хатыны белән мөнәсәбәтләрен көйли башлый. Бу хезмәт өчен 200 мең юань (2,3 млн сум) түләгәннәр.

Шулай да Шэн гарантия бирми, чөнки бу эштә төрле факторлар күп, аларны контрольдә тотып булмый, ди ул. Ләкин күпчелек очракта Сяо Шэн хезмәте уңай нәтиҗә бирә икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100