news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кытайдагы татар кызы Арина Якупова: «Шанхайда кытай телен белмичә дә җиңел яшәп була»

news_top
Кытайдагы татар кызы Арина Якупова: «Шанхайда кытай телен белмичә дә җиңел яшәп була»
Фото: © Арина Якупованың шәхси архивыннан

Мәскәү татары һәм журналист Арина Якупова Кытайда 6 нчы ел яши һәм Шанхайдагы әйдәп баручы инглиз телле басмада эшли. Кытай университетына стажировкага ничек эләгүе, кытай медиаларының нәрсә белән аерылып торуы, стереотиплар һәм татар мәдәнияте турында ул «Миллиард.Татар» басмасына интервьюда сөйләгән.

«Без тумышыбыз белән Түбән Новгород өлкәсеннән, әмма хәзер анда туганнарыбыз калмады инде»

Сез тумышыгыз белән каян? Тамырларыгыз каян, әти-әниегез кем?

Мин Мәскәүдә тудым. Әбиемнең әнисе башкалага яшәргә күчкән булган, тик миңа мәгълүм булганча, тамырларым Түбән Новгород өлкәсеннән. Шулай да, мин инде бишенче буын мәскәүле, мин һәм бөтен гаиләм – татарлар.

Сез һәм әти-әниегез генә түгел, ә аларның әти-әниләре дә Мәскәүдә үскән, ә сезнең өчен татар дөньясы нәрсә ул?

Чынлыкта Мәскәүдә татар берләшмәсе шактый зур. Минем өчен татар дөньясы ул – беренче чиратта минем милләтем, гореф-гадәтләремә хөрмәт, безнең бәйрәмнәр. Минем өчен безнең мәдәният һәм татар дөньясы ул – әбиемнең әнисендә Ураза бәйрәменә җыелулар, гаиләдәге ниндидер вакыйгалар. Кызганыч, мин татарча бик аз беләм, чөнки өйдә минем белән русча сөйләштеләр. «Нихәл» яки «исәнмесез» кебек сүзләрне генә беләм.

Тамырларым Түбән Новгород өлкәсеннән, дидегез. Ә анда булганыгыз бармы?

Әйе, минем анда барганым бар. Тик анда безнең туганнар юк инде, чөнки бик күптәннән күченеп киткәннәр, һәм без биш буын Мәскәүдә яшибез. Ягъни, мине җәйге каникулларда әби янына авылга җибәрүләр булмады. Әмма мин тарихи ватаныбызга бардым, миңа моны тою бик кызыклы иде. Әмма мин анда бу җирне үземнеке итеп тоймадым, бу нисбәттән миңа Казан якынрак.

«Миндә «Б» планы булмады, бары тик журналистикада эшләргә теләдем һәм моның өчен барысын да эшләдем»

Сез 10 елдан артык журналистикада эшлисез һәм бик уңышлы карьера төзегәнсез. Сез кайда укыдыгыз? Бу һөнәргә гел тартылдыгызмы?

Әйе, мин һәрвакыт журналист булырга теләдем, моны үземнең бурычым дип тойдым, миңа тарихлар сөйләү гел ошый иде. Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетында укыдым. Көчле гуманитар база аласым килгәнгә монда кердем. Шунда укыганда алмашу буенча Кытайга бару тәкъдиме алдым, һәм миңа монда искиткеч ошады. Соңыннан, алга таба кая барырга телим, дип уйланганда, журналистикада эшләү өчен миңа профильле белем кирәк булуын аңладым – бу бөтенләй башка дәрәҗә.

Мин Шанхайның Цзяотун (Shanghai Jiao Tong University, SJTU) университетына укырга кердем һәм журналистика белгечлеге буенча магистратура тәмамладым. Уку вакытында берничә җирдә практика уздым, шул исәптән Shanghai Daily басмасында һәм хәзер биредә эшлим. Ничектер, барысы да бик кызыклы килеп чыкты.

Стажировканы ничек сайладыгыз?

Стажировка сайлаганда күпләр әзерлек профиленә таяна, дип уйлыйм. Миңа журналистикада эшләү тәҗрибәсе кирәк булуын аңладым. Үзем өчен мөмкин булганнарның исемлеген төзедем дә, күпләп резюме җибәрдем. Әмма мин инглиз телендә эшләгәч, сайлау бераз таррак булды, бу – инглиз телле басма булырга тиеш иде. Шулай ук минем өчен моның бродкастинг басма (Broadcasting) һәм анда яңа медиалар бүлеге булу да мөһим критерий иде. Миңа бәхет елмайды дияргә була, чөнки мин үзем теләгән җиргә эләктем, минем хат спамга китмәгән, миңа җавап бирделәр һәм стажировкага чакырдылар.

Мин яхшы тәҗрибә алдым. Стажировкам тәмамланып озак та үтмәде, ковид башланды, һәм мин өйгә кайтып киттем. Россиядә муниципаль телевидениедә 1 ел эшләгәч, Бөекбританиягә киттем һәм анда тагын 1 ел эшләдем. Эзләнгән вакытта, стажировкада кураторым булган җитәкчемә яздым, үз юлым, эш тәҗрибәм турында сөйләдем һәм аның белән эшлисе килү турында әйттем. Алар исә мине үз штатларында күрергә теләүләрен әйтте. Һичшиксез, бу – бәхетле очрак булды, әмма үҗәтлек булмаса да, бернәрсә килеп чыкмас иде. Минем «Б» планы булмады, минем бары тик журналистикада гына эшлисем килде, һәм мин моның өчен барын да эшләдем.

«Кытайга килгәндә, мин кытай телендә бөтенләй сөйләшә белми идем»

Кытай бик еракта, һәм бу – бөтенләй башка мәдәният. Шанхайга күченү авыр булдымы? Нигә калырга уйладыгыз?

Мин яңа шартларга бик тиз ияләнәм һәм моны яхшы журналистның бер сыйфаты дип уйлыйм. Миңа стажировкага барырга тәкъдим иттеләр, бу – Кытай хөкүмәтеннән грант алу өчен яхшы форсат иде, ул 1 елга бөтен чыгымнарны каплый. Мин моны бик яхшы мөмкинлек һәм кыйммәтле тәҗрибә, яңа хис-кичерешләр, яңа офыклар дип кабул иттем. Миңа калса, карарларны тиз кабул итәргә, әмма шул ук вакытта мөмкин булган бөтен куркынычларны да исәпләргә кирәк.

Шанхайда шунда ук ошады, бу җирне үземә якын итеп тойдым. Мин сәяхәт итәргә һәм яңа мәдәниятләр өйрәнергә гел яраттым. Бу шәһәр үзе дә мине сайлады дияргә була. Шулай килеп чыкты, мин өч шәһәргә – Ханчжоу, Ханькоу һәм Шанхайга гаризалар җибәрдем, шуннан миңа беренче җавап килде. Димәк, мин бу искиткеч һәм тиз үсештәге шәһәрдән мөмкин булганның барын да алмаганмын дигәнне аңлата.

Яңа мохиттә сезнең иң нык гаҗәпләндергәне нәрсә булды?

Кытайга килгәндә мин кытай телендә бөтенләй сөйләшә белми идем. Минем өчен бу хәтта күпкә экзотик та булды, чөнки бу – бөтенләй яңа тел мохитенә баштанаяк чуму. Минем өчен бу – яңа мәдәният, яңа нейрон элемтәләре һәм таныш булмаган паттерннар гына түгел, ә дөньяның күпкырлы булуына төшенү иде.

Мин 2017 елда килдем, шуңа күрә мине барыннан ныграк гаҗәпләндергән нәрсәләрне искә төшерү шактый авыр инде. Ни гаҗәп, монда килгәч, ниндидер мәдәни шок кичермәдем. Клише һәм стереотиплар төшенчәсе миңа ят һәм мин баштан ук нидер көтмәдем, чөнки мин бервакытта да Кытайга барырга планлаштырмадым. Мәсәлән, кытайлар математикада әйбәт, диләр, әмма бу – бөтен җирдәге кебек: кемдер әйбәт белә, кемдер – юк. Үземнең күзәтүләрдән шуны әйтә алам, кытайлар йокыдан бик иртә тора, чынлап та спорт белән күп шөгыльләнәләр, ә өлкән буын сәламәтлекнең төрле техникаларына күп игътибар бирә.

Университеттагы һәр студент 32 кредитка уку программасын үзе төзи

Сез МГУның тарих факультетында, ә соңыннан Шанхай университетында магистратурада укыгансыз. Кытай университетында уку ниләрдән гыйбарәт?

Мин Кытайга инглиз телен өйрәнү өчен килдем, аны тагын да камилләштерәсем килде. Бу – бик үк популяр практика түгел, чөнки күпләр монда нәкъ менә кытай телен өйрәнергә килә. Минем уку программасында инглиз дисциплиналары бик күп иде, укытучылар британияле һәм америкалы булды. Чынлап та, Шанхайда булган 1 ел эчендә минем инглиз телем бик шомарды, мин аны эш дәрәҗәсенә чыгара алдым һәм IELTS тапшырдым, магистратурага кердем.

Димәк, сез башта 1 ел тел курслары уздыгыз, ә аннан соң магистратурага кердегезме?

Юк, бу – тел курслары түгел, ә университетта студентлар алмашу системасы буенча 1 ел уку – стажировка иде. Безгә 1 ел дәвамында өйрәнергә теләгән фәннәрне сайлау мөмкинлеге бирделәр. Уку кредитлар системасы буенча бара, ягъни, бу – 1 еллык академик стажировка булды, шуның дәвамында без үзебез сайлаган фәннәр буенча 32 кредит (аттестация) тапшырырга тиеш идек.

Миңа инглиз телен университет дәрәҗәсендә өйрәнү бик кызыклы булды һәм үз программамны бу фәннәр нигездә инглиз теле факультетыннан булырлык итеп төзедем: креатив язу, академик язу, критик фикерләү, парламент стилендәге дебаталар, сөйләшүләр алып бару, маркетинг һәм башкалар. Ә лекцияләрне инглиз, шотландияле һәм америкалы алып барды, аларның акцентлары, эшләү ысуллары бөтенләй төрлечә иде – бу бик кызыклы булды, инглиз телле мохиткә тулысынча бирелү.

Кызык яңгырый, ягъни, бөтен студентлар да программаларын үзләре төзи һәм төрлечә укыймы?

Алай ук түгел, 32 кредит безгә өстәмә фәннәргә бирелде: 1 фән – 2 кредит, студент ел дәвамында 32 кредитның барысын да җыярга тиеш. Алардан тыш, без ел дәвамында үзләштерергә тиеш мәҗбүри фәннәр исемлеге дә бар иде. Төп программадан тыш, без барлык факультетлардагы бөтен курсларга һәм фәннәргә керү мөмкинлегенә ия булдык. Ягъни, журналистикада укып, мин психологияне факультатив буларак өйрәнә алам.

Кытайда визуаль код башка төрле, һәм медиада визуалга зур игътибар бирелә

Кытайда менталитетның аерылуы көн кебек ачык. Сез кытай медиалары һәм безнекеләр арасында нинди аермалыклар күрдегез, алар нидән гыйбарәт?

Әлбәттә, безнең менталитетлар төрле. Әмма мин кытай телендә иркен сөйләшмим, бөтен аралашу инглиз телендә бара, шуңа күрә кытай менталитетының бөтен нечкәлекләренә дә төшенеп бетә алмыйм.

Әгәр традицион массакүләм мәгълүмат чаралары турында сөйләсәк, алар бөтен җирдә дә әзме-күпме бертөрлерәк эшли. Россиядә дә, Кытайда да традицион журналистикада караш һәм принциплар бер төрле. Яңа медиаларга килгәндә исә, Кытайда визуаль тел, визуаль код башка төрле, аларда ориентир – яңа аудиториягә һәм яшь буынга. Яшьләр TikTok һәм WeChat социаль челтәрләрендә утыра, ясалма фәһем технологияләренә һәм мөмкинлекләренә, видео белән визуаль эшкә зур басым ясала. Хәзер барысы да яңа медиага күчә, монда дөньякүләм социаль челтәрләрнең һәм хостингларның үз аналоглары бар.

Мәсәлән, мин Shanghai Daily басмасында эшлим. Башта бу газета булган, вакыт узу белән, ул яңа медиага әверелгән. Аның сайты, WeChat һәм башка ресурсларда каналлары бар. Әмма караш шул ук: күп күләмдә визуаль контент, рилслар, репортажлар, интервьюлар, ә газета шундый ук традицион форматта чыгып бара. Шул ук Бөекбританиядә минем чит ил журналистлары белән эшләү һәм аларның ничек эшләвен белү мөмкинлеге булды. Әллә ни зур аерма юк, структуралар, эш форматы һәм терминология охшаш.

Сез эшли торган Shanghai Daily шулай ук WeChat платформасында да бар, дидегез. Ул нәрсәдән гыйбарәт – бу социаль челтәрме әллә мессенджермы?

Тегесе дә, монысы да бергә. Бу – уникаль платформа, аның аналогларын очратканым булмады әле. Бу – берьюлы аралашу һәм үз-үзеңне күрсәтү мәйданчыгы да, анда мәгълүмат эзләргә була, берләшмәләр, видеохостинг бар, аның аркылы акча күчерергә, такси чакыртырга яки хәтта, табибка язылырга була. Анда башлыча бары тик кытайлар гына утыра, ә анда теркәлү өчен инде анда булган кулланучыдан аккаунтны раслатырга кирәк – моны шәхесне раслау һәм мошенниклык очракларын булдырмас өчен эшлиләр.

Шанхайда кытай телен белмичә дә җиңел яшәп була

Кытай телен ни дәрәҗәдә беләсез? Аны тиз өйрәндегезме?

Юк, кытай телен яхшы беләм дип мактана алмыйм. Ниндидер база белеме бар, урамда югалып калмыйм. Әмма Шанхайда кытай телен белмичә дә җиңел яшәп була, коммуникацияләр монда ешрак инглиз телендә бара. Күп кенә топ-менеджерлар һәм экспатлар кытайча сөйләшми, әмма бу «limitation» (чикләү), җирле телне белү барыбер мәдәнияткә тулысынча бирелергә ярдәм итә. Университетта укыган вакытта мин кытай телен өйрәндем, әмма, кызганыч, аның белән «мөнәсәбәтләр» ничектер барып чыкмады.

Ә гомумән, ничә тел беләсез?

Дүрт телдә: рус, инглиз, итальян һәм француз телләрендә иркен сөйләшәм. Әмма алар бөтенесе дә бер-берсенә охшаш. Мин француз мәктәбендә укыдым, анда берьюлы 3 тел өйрәнеп була иде. Телләр яратам, тик шулай килеп чыкты, татар һәм кытай телләрендә сөйләшмим. Әмма әле барысы да алда дип ышанам.

Кайсы проектларыгыз аеруча уңышлы булды? Кайсылары иң яратканы һәм ни өчен?

Уңыш – шактый төрле аңлашыла торган төшенчә, чөнки яңа караулар җыя һәм публикада ихтыяҗ тудыра торган проектлар була, шулай ук асыл уникаль булган, тик мондый ажиотаж тудырмый торган проектлар була. Бу эштә барысы да чагыштырмача, кайсыдыр проектның уңышын алдан фаразлау авыр. Үзем горурлана торган иң яраткан проектым – «Sleep no more» иммерсив театры продакшны белән минем эксклюзив интервью, бу беренче интервью- бэкстейдж иде. Моңа кадәр алар белән мондый проектлар булмаган, аларга концепция ошады, һәм алар безгә спектакльгә әзерләнү барышының сәхнә артын күрсәтте. Ә шулай да, минем иң яхшы проектым әле алда дип уйлыйм.

Шулай ук яраткан проектларымның берсе – «Главные лица» тапшыруы. Бу – үз индустриясенә йогынты ясаган, ниндидер өлеш керткән кешеләр белән интервьюлар.

Сезнең шоулар концепциясенә караганда, сез барыннан да ныграк интервью жанрында эшләргә яратасыз кебек. Ни өчен?

Мин хәзер шушында үсәм. Интервьюлар – дөньяны яңа перспективада, башка күзлектән карау мөмкинлеге. Яңа кызыклы кеше белән хәтта бераз гына аралашкач та, бөтенләй яңа мөмкинлекләр ачыла. Сорауга башкача карап, үз тормышыңны яки укучының тормышын үзгәртеп була. Интервьюда мин аудитория һәм безнең геройлар арасында медиатор булып торам, чөнки һәр кешенең дә бу кешеләр белән аралашу мөмкинлеге юк. Мин кешенең тарихын укучыга яңа перспектива ачарлык, илһамландырлык итеп сөйләргә тырышам.

Кытайда ничә ел яшисез инде? Россиядә еш буласызмы?

2017 елдан башлап санасак, гомумән алганда, 5 ел, хәзер 6 нчы ел китте – 1 ел стажировкада булдык, 2 ел укыдым һәм 2 ел Shanghai Daily басмасында эшлим. Ә Россиядә минем гаиләм яши, елына берничә тапкыр кайтып килергә тырышам. Соңгы 2 елда 4 тапкыр кайттым. Гаиләм һәм дусларым белән без гел элемтәдә.

Шанхайны үз өем дип тоясызмы?

Минем өчен өй – мин кайта торган урын. Шанхайда миңа уңайлы һәм тыныч, мин монда яшим, һәм монда минем гомерем үтә, шуңа күрә – әйе. Әмма, әгәр дә мин 1 елдан башка җирдә яшәсәм – минем өем шул җир булачак.

Чыганак: «Миллиард.Татар», Айгөл Әхмәдишина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар