news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кытайда ясалма фәһемне педиатр итеп «эшкә алганнар»

news_top

Пекин балалар хастаханәсендә балаларга диагноз куя торган ясалма фәһем барлыкка килгән. Программа 8 яшьлек малайда тиклар сәбәбен ачыкларга булышкан инде. Бу хакта «Комсомльская правда» телеграм-каналы хәбәр итә.

«Яңа хезмәткәр»не, технологик компанияләр ярдәменнән башка гына, шул ук хастаханә эшләгәннәр. Ул 300дән артык белгеч белемен һәм күпьеллык медицина мәгълүматларын файдалана.

Ясалма фәһем-педиатр 1 ай сынау срогы узган, һәм хәзер бу технологияне башка хастаханәләргә дә кертеп караячаклар.

Ә сез мондый табибка ышаныр идегезме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар