Кытайда туып үскән Филюра Акчурина: «Дәү әниемнең васыятен үтәр өчен Казанга кайттым!»
Татарлар Җир шарының төрле төбәкләрендә сибелеп яши, кая барсаң да татар кешесен очратасың, диюләре хак икән. Бик күп илләрдә яшәүче татарлар тормышы турында язган булды, ә менә Кытайда яшәүче татарлар тормышы турында үзе дә тумышы белән Кытайдан булган Филюра Акчурина сөйләде.
«Гаиләдә кытай, уйгыр телләрендә сөйләштек. Татар телен Казанга килгәч кенә өйрәндем»
Филюра Акчурина – Кытайның Гулҗа шәһәреннән. Казанга 2015 елда укырга килә, 2 ел татарча һәм русча өйрәнә, аннары Казан (Идел буе) федераль университетының дизайн юнәлешендә бакалавриатта белем ала. Уку тәмам булганнан соң булачак ире белән таныша һәм... Казанда кала.
– Филюра, нәсел-тамырларың Казан якларыннан дип ишеттем. Әби-бабаларың Кытайга кадәр үк күченеп киткән булганмы?
– Октябрь революциясендә дәү әниемнең әтисе Хәсән Ильяс улы Акчурин Кытай якларына күчеп киткән. Дәү әнием аның Габдулла Тукай белән таныш булуы турында да искә алып сөйли иде. Ул вакытта куркыныч заманнар булган, укымышлы, зыялы, бай кешеләрнең мал-мөлкәтләрен тартып алганнар, байлыкларын талаганнар, дөньясы асты өскә килгән... Шунлыктан, бабам Кытай якларына качып китәргә мәҗбүр булган. Бабам Кытайда мулла булган, мәчетләрдә халыкка гыйлем биргән, дәресләр укыткан. Дәү әниемнең әнисе дә Казанда туган булган, дәү әнием әйтүе буенча, Мәскәү сәнгать университетын тәмамлап, биюче һөнәрен үзләштергән.
Кечкенә чагымда ук дәү әнием минем белән гел татарча сөйләшә иде. Ул вакытта татар телен бөтенләй аңламый идем. Ничек булса да, сеңлем белән миңа татарлыкны сеңдерергә, татар мохитен тудырырга тырышты: татарча җырлар җырлады, биюләр өйрәтте. Дәү әнием Мөнирәнең Казан, татарлар белән бәйле әкиятләр, хикәятләр сөйләгәне әле дә хәтеремдә. Үсеп, буйга җиткәч тә мин татар икәнлегемне онытмадым, үз халкымның мәдәниятен тагын да күбрәк өйрәнәсем, телемне, нәсел-тамырларымны беләсем килде, әби-бабамнар туып үскән газиз ватанны – Татарстанны барып күрү теләге белән мавыктым. Шунлыктан, нәкъ менә Татарстанда белем алу, уку хыялы миндә бик көчле иде. Әти-әнием дә бу теләгемә карышмады, мөмкинлек тугач, мине укырга җибәрделәр. Аларга да бик рәхмәтлемен.
Аллаһка шөкер, дәү әтием Имәнҗан Сәлимов һәм дәү әнием Мөнирә Акчуринаның Казанга килгәннәре булды. Аларның Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс абый Тукаев белән Казан Кремлендә төшкән фотолары да бар.
– Ә өйдә татарча аралаштыгызмы?
– Гаиләдә без кытай, уйгыр телләрендә сөйләшә идек. Шунлыктан, татар телен мин Казанга килгәч кенә өйрәндем. Кытайда татарлар бик аз – шәһәрдә 4 мең калган, диләр. Сабантуй, Нәүрүз, Шигырь бәйрәмнәрендә бер-беребезне ташламыйбыз, барыбыз да җыйнаулашып, матур итеп бәйрәм итәбез. Без аз булсак та, бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз, дус-тату булып яшибез.
«Казанга әлегәчә кайта алмаган әти-әнием ирем белән телефон аша танышып, ризалыгын бирде»
Филюра Казанга 2015 елда укырга килергә карар кыла. Аңа нибары 19 яшь кенә була. Татар, рус телләрен аңламаган, белмәгән кызга, билгеле, икенче ил кануннарына, тормышына күнегү авыр бирелә. Ләкин ул куйган максатында тора, хыялын чынга ашыра...
– Авыр булды. Дәресләргә йөреп, акрынлап, русча да, татарча да өйрәндем. Казан федераль университетыннан мөгаллимнәребез Гүзәл апа һәм Гөлназ апага рәхмәтлемен. Татар телендә азмы-күпме сөйләшә башлагач, ул минем өчен ана телем кебек тоелды. Хәзер күбрәк татар җырларын тыңлыйм, бик ошатам. Бүген дә татар телемне камилләштерергә тырышам, татар тел белемендә үзем өчен ачышлар ясыйм, тел дәрьясының иксез-чиксез диңгезендә үземә мәгълүмат туплыйм. Ирем Азат белән дә рус сүзләрен кыстырмыйча, гел татарча гына сөйләшәбез, бу безнең өчен – закон!
2020 елда университетны тәмамлагач, укуны магистратура юнәлешендә дәвам итәм, булып чыкмаса, Кытайга кайтып китәрмен, дип уйладым. Бер төрле уйладым, икенче төрле килеп чыкты: булачак ирем Азат белән таныштым һәм аның белән очрашып йөргәннән соң, аны үземә тиң яр итеп сайладым. Без бер-беребезне бик яраттык, озакламый кияүгә дә чыктым.
«Бер белмәгән кешеләргә кызымны кияүгә бирәсем килми», – дип, әтием ризалыгын бирмәде. Мәскәү бер көндә төзелмәгән, диләрме әле, әти-әнием белән ирем Азат телефон аша танышты. Шөкер, вакыт узгач, алар Азатны ошатты. Кытайга әлегәчә кайтканым юк, әти-әнием, сеңлемне сагынам. Аларны күрәсем, озаклап кысып кочаклыйсым килә. Әти-әниемнең Казанга минем янга киләселәре, мине күрәселәре килә. Тормышым белән кызыксынып торалар. Аларның әле бер тапкыр да Казанга килгәннәре юк. Телефоннан сөйләшеп, аралашып торабыз. Кызганыч, туйга да килә алмадылар. Бүгенге көндә иң зур теләгем – әти-әниемне Кытайдан алып килеп, аларны монда яшәргә калдыру.
«Кытайдан килеп, милләтемә хезмәт итеп яшәвем өчен бик сөенәм»
Кая барсаң да, нинди генә илдә яшәсәң дә, үзеңнеке күңелгә якын бит ул. Чит илгә бара калсак, татар сөйләме ишетелмәсме, татар кешесе очрамасмы, дибез. Ялгыш кына татар телен урамда ишетеп алсак, шулкадәр шатланабыз инде менә! «Кытайдан Казанга укырга килүче татар тамырлары булган кешеләр бармы соң?» – дип сорыйм Филюрадан.
– Бар, ләкин университетта укып бетергәннән соң, күбесе Кытайга кайтып китә. Казанда калучылар күп дип әйтмәс идем. Мин алар белән таныш.
Хәзерге вакытта мин Казанда татар һәм кытай телләрен өйрәтүче, балалар тәрбиячесе булып эшлим. Университетта туплаган белемнең тормыш-көнкүрештә дә кирәге чыкты: Кытайдан кадәр килеп, милләтемә хезмәт итеп яшәвем өчен бик сөенәм!
Кытайдагы татар тормышы турында
Шулай да, Филюрадан Кытайдагы татар халкы тормышы, яшәеше турында сорыйсым килде. Нинди икән соң Кытай татарлары? Телебезне, йола, гореф-гадәтләребезне беләләрме? Әллә катнаш гаилә корып, онытканнармы?
– Кытайда милләттәшләребез булдыра алганча татар халкының элек-электән килгән йола-бәйрәмнәрен үткәрергә тырыша. Бәйрәмнәргә уйгырлар, кытайлар да килә. «Кытайда татарлар аз булуына карамастан, үз мәдәниятен, телләрен саклый алганнар», – дип, исләре китеп карыйлар безгә. Шуңа күрә әлеге бәйрәмнәрдә журналистлар, хәбәрчеләр дә кунак булып, шаккатып карап, фото-видеоларга төшереп китәләр. Бәйрәмнәрдә милли ризыкларыбыз турында да онытмыйбыз. Кунак ашы – кара-каршы дибез, килгән кунакларны сыйлар өчен өчпочмак, бәлеш, чәкчәк, кош теле пешерәләр.
Шөкер, татарлык әле дә саклана, чөнки Мөнирә дәү әнием безгә генә түгел, бик күп татарларга милли җырларыбызны, биюләребезне өйрәтеп калдырды. Халкыбызның авыз иҗаты кешедән-кешегә, буыннан-буынга тапшырылды дип әйтә алам. Һәм хәзерге вакытта да Кытайда дәү әниләр өйрәтеп калдырган гореф-гадәтләрне, милли мирасны саклап калырга тырышалар.
Шунысын да өстәп әйтәсем килә: дәү әти, дәү әниләребез әби-бабалары динен сатмаган, сатылмаган, үз диннәренә тугры калган. Алар дин нигезләрен балалары, оныкларына аңлаткан, өйрәткән. Диннәрен саклап калганнар.
Кытайда татар өйләре, йортлары бар. Татар авылы яки татар сәүдәгәре өен күз алдына китергәнсездер. Кытайда сирәк кенә булса да, агачтан төзелгән татар өйләре әле дә бар. Үзегез беләсез, Кытайда кешеләр күп, күбесе фатирларда яши. Татарлар Кытайның Шенҗан-Уйгыр автономияле районында, аерым алганда, Гулҗа, Урумчи, Алтай, Чэвчэк, Санжи кебек шәһәрләрдә яши.
– Кытайда татарларга мөнәсәбәт нинди?
– Кытайда татарлар белән мөнәсәбәтләр яхшы. Чөнки татарлар бик аз. Шуңа күрә Кытайда татарларны саклыйлар. «Татарлар – безнең өчен иң кадерле милләт», – дип әйтә кытайлар. Шуңа күрә безнең бәйрәмнәрне, гадәтләребезне хөрмәт итәләр.
Дәү әнием миңа кечкенәдән үк: «Татар егетенә кияүгә чыгасың!» – дип әйтә иде, юраганы юш килде!»
– Минем әтием Абуликем – уйгыр, – дип дәвам итте Филюра. – Сер түгел, Кытайда татарлар катнаш гаилә кора. Ләкин уйгырлар татарларны бик якын күрә. Дәү әнием биргән тәрбиянең тормышымда йогынтысы булмыйча калмады, кечкенәдән үк: «Татар егетен табарсың, татарга кияүгә чыгарсың», – дип тәкрарлый иде. Дәү әниемнең юраганы юш килде: татарча өйрәндем һәм татар егетенә кияүгә чыктым, Аллаһка шөкер!
Шуны әйтә алам: татарлар белән уйгырларның телләре, гадәтләре, мәдәниятләрендә охшашлык бар. Әмма шәхсән минем өчен татар дөньясы, татар мәдәнияте күңелемә якын.
Булачак иремне беренче күрүдә үк, аңа гашыйк булдым. «Бу – минем булачак ирем», – дип эчемнән генә уйлап куйдым. Аннан соң пандемия башланды. Күрешеп, очрашып йөри алмасак та, күбрәк интернет аша языштык, телефоннан сөйләштек.
Ирем Азат ягыннан туганнар мине бик җылы кабул итте, «Кытайдан килгән татар кызы!» – дигәч тә, гаҗәпләнеп, сокланып, миңа хөрмәт белән карадылар. Алар һәрвакыт мине үз кызлары кебек якын итә. Азатның туганнарына кунакка барганда үз туганнарыма барган кебек, рәхәтләнеп, ашкынып барам.
«Дәү әниемнең васыятен үтәрмен дип сүз бирдем»
Филюра хәзерге вакытта ире белән күпләргә үрнәк булырлык гаилә корып, пар күгәрченнәр булып, гөрләшеп яши. Бер карасаң, Кытайда туып үскән кыз максатына да ирешә, хыялын да тормышка ашыра... Әмма Филюраның тагын да зуррак хыялы бар. Иманым камил, ул теләгәненә ирешер, ИншәАллаһ.
– Тагын бер хыялым бар – дәү әтием һәм дәү әниемнең туганнарын эзләп табу. Дәү әниемнең фамилиясе – Акчурина, шулай булгач, Акчуриннар нәселе белән ниндидер элемтә, бәйләнеш бар дип уйлыйм. Дәү әнием Башкортстанда Акчуриннар гаиләсе – Вилдан абый Акчурин белән танышкан иде, ләкин алар белән туганлык мөнәсәбәтләрен ачыклый алмадык. Шулай да, алар белән туганлык җепләре бар кебек. Туганнар булмасак та, әлегә кадәр аралашабыз, сөйләшәбез. Сүз уңаеннан, әти-әнием Казанга килә алмагач, никах туема кемнәр килде дип уйлыйсыз? Вилдан абый Акчурин гаиләсе минем туганнарым буларак чакырылды. Менә шундый җылы мөнәсәбәтләрдә без, Аллаһка шөкер!
Туганнарымны эзләүне дәвам итәргә телим. Бабам Казаннан Кытайга качарга мәҗбүр булган, Казанда аның хатыны һәм бер улы калган икән, дип беләм. Бабам аларны эзләп караган, ләкин таба алмаган. Димәк, безнең ерак туганнарыбыз бар! Өметсез шайтан, диләр, өметемне өзмим, туганнарымны табармын дип уйлыйм. Кызганыч, дәү әнием исән түгел, ә аның бик тә туганнарын табасы килде. «Кызым, аларны эзләп табасы, туганлашып, дуслашып яшисе иде», – дип, соңгы сүзен әйтеп калдырды. Мин аның васыятен үтәрмен дип сүз бирдем.