Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытайда туристик фирма маймыл булып эшләргә кеше эзли – айлык хезмәт хакы 78 мең сум

news_top_970_100
Кытайда туристик фирма маймыл булып эшләргә кеше эзли – айлык хезмәт хакы 78 мең сум
Видеодан скриншот

Кытайдагы бер зур туристик фирма «Маймыллар патшасы» булып эшләүче кеше эзли һәм туры килгән кандидатка аена 842 доллар (хәзерге курс белән 78 мең сум тирәсе) түләргә әзер. Бу хакта Кытайның «Shangyou News» дәүләт басмасына сылтама белән «Российская газета» яза.

Кытайда «Маймыллар патшасы» турындагы риваять бик популяр, моны Көнбатышта киң таралган бертуган Гриммнар язган әкиятләр белән чагыштырырга була. Риваять буенча, Сунь Укун атлы маймыл даос сугыш сәнгате остасыннан гайре табигый сәләтләргә өйрәнә. Ул сугышчы кебек көрәшә, тылсымлы алтын таягы бар һәм изге монах Тан Санзанганы Һиндстанда будда сутралары артыннан сәяхәтендә озатып, болытлар буйлап сәяхәт итә. Сәяхәт Учжишаньда, ягъни «Биш Бармак тавында» башлана, анда ул үзенең яшьлек тәкәбберлегенә ачуы чыккан Аллаларның тозагына эләгә. «Маймыллар патшасы»н Тан коткара, һәм алар маҗара эзләп китә.

«Маймыллар патшасы» кандидатына матур табигатьле Учжишань районында эшләргә һәм мәгарәдә яшәргә калырга туры киләчәк. Социаль челтәрләрдә таралган роликларга караганда, «Маймыллар патшасы» булып эшләүчегә маймыл битлеге киеп йөрү һәм тау итәгендәге мәгарәгә качу таләп ителәчәк. Эшнең төп өлеше – янына килгән балалар биргән ризыкларны – алма, тиз әзерләнә торган токмач һәм, әлбәттә инде, күпләп банан ашау. Компания, көннәр суыткан очракка, мәгарә эченә электр җылыткычы да куйган.

Кандидаттан минималь стаж таләп ителә. «Академик таләпләр юк. Төп таләп – актерлык таланты һәм тере, шат күңелле, туристлар белән аралашуга ачык булу», – дип сөйләгән компания менеджеры. Аның сүзләренчә, маймыл роленә 2 хезмәткәр ялланган иде, тагын 1 кеше кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100