Кытайның Хайнань утравында тайфун аркасында 600гә якын Россия туристы тоткарлана, аларның барысы да кунакханәләргә урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Гуанчжоудагы РФ Генераль консуллыгы вице-консулы Иван Рымарь дип хәбәр иткән.
«Хәзерге вакытта без 600гә якын кешенең кунакханәләрдә булуын беләбез, болар – инде очып китәргә тиеш булган пассажирлар», – ди дипломат. Ул соңгы тәүлек эчендә Санья шәһәреннән Россиягә 4 рейс оча алмавын әйтә.
Рымарь сүзләренчә, рейслар тоткарлану сәбәпле, генконсуллыкка мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. Бәлки, бүген кич яки иртәгә иртән утраудан рейслар янәдән башланыр, ди ул.
Шул ук вакытта, Санья шәһәре аэропорты бүген рейслар кабул итүгә әзерләнә.
Якшәмбе көнне Кытайның көньягында урнашкан Хайнань утрау провинциясендә «Каджики» тайфуны якынлашуга бәйле рәвештә ашыгыч чаралар күрелгән.
Синьхуа агентлыгы хәбәр иткәнчә, потенциаль куркыныч районнардан 20 728 кеше эвакуацияләнгән. Санья шәһәрендә мәктәпләрдә укулар, предприятиеләр эшчәнлеге, җәмәгать транспорты хәрәкәте һәм суднолар йөреше туктатылган, диелә хәбәрдә.