news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кытайда ришвәтче түрәне үлем җәзасына хөкем иттеләр, милке дәүләткә кайтарылачак

news_top

Кытайда элекке Хунань провинциясенең Кытай Халык сәяси консультатив советы (НПКСК) комитеты рәисе урынбасары Дай Даоцзинь ришвәтчелек өчен үлем җәзасына хөкем ителде. Бу турыда Кытайның Үзәк телевидениесе хәбәр итә, дип яза РИА «Новости».

Сишәмбе көнне Гуандун провинциясенең Чжухай шәһәрендәге урта дәрәҗәдәге халык судында Хунань провинциясе НПКСК комитетының элекке рәис урынбасары Дай Даоцзинь эше буенча хөкем карары укылды.

«Гаепләнүче Дай Даоцзинь ришвәтчелек өчен үлем җәзасына хөкем ителде, җәзаны үтәү 2 елга кичектерелә, сәяси хокуклардан гомерлеккә мәхрүм ителә һәм шәхси милкенең барысы да конфискацияләнә», – диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, түрә тарафыннан канунсыз рәвештә алынган мөлкәт һәм керемнәр дәүләт казнасына тапшырылачак, ә җитмәгән очракта, өстәмә рәвештә түләттереләчәк.

Телеканал билгеләп үтә: суд Дай Даоцзиньнең төрле вазифаларда эшләгәндә үз вазыйфасын шәхси мәнфәгатьләрендә кулланганын, үзе яки туганнары аша барлыгы 107 миллион юаньнан (якынча 14,9 миллион доллар) артык акчалата һәм матди кыйммәтләрне канунсыз рәвештә кабул иткәнен ачыклаган.

Отставкага киткәннән соң да, элекке таныш-белешләрен кулланып, Дай Даоцзинь тагын 3,66 миллион юань (якынча 510 мең доллар) күләмендә кыйммәтле әйберләрне канунсыз алган.

Кытайда коррупцион җинаятьләр өчен үлем җәзасы 2 елга кичектерелеп чыгарылу – гадәти күренеш. 2 ел үткәч, җәза, гадәттә, гомерлек төрмәгә алыштырыла, һәм бу – җәза йомшартуга яисә вакытыннан алда азат итүгә мөмкинлек бирми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар