Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көненә унар килограмм ризык ашаган блогер үлгән

news_top_970_100

Кытайда яшәүче фуд-блогер һәм мукбанг (камера каршында бик күп күләмдә ризык ашау) йолдызы, 24 яшьлек Пань Сяотин туры эфирда чираттагы шоу ясаганда вафат булган. Бу хакта «China Times» басмасы яза.

Пань көненә унар килограмм ризык ашый торган була. Рационында экзотик ризыклар да, экстремаль азык-төлек тә булган.

Социаль челтәр йолдызы 120 килограмм авырлыкта булган, кан басымы да югары булган. Күпмедер вакыт элек ул ашказаны һәм эчәклекләре белән проблемалары булып хастаханәгә эләккән. Тик бу гына аны туктатмый, хастаханәдән чыкканның икенче көнендә үк кыз чираттагы стрим ясый.

Кытай матбугат чаралары язганча, кызны яргач, аның ашказаны эшкәртелмәгән ризык аркасында бозылып беткән булуы ачыклана.

Мукбанг йолдызы булганчы Пань официант булып эшләгән.

Мукбанг Көньяк Кореядә барлыкка килгән. Мондый шоулар барышында кешеләр камерага карап бик күп ризык ашый һәм берьюлы аудиториясе белән дә аралаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100