Кытайның Гуанчжоу шәһәрендә йөк ташу корабле күпернең бер өлешен җимергән. Капитан терәкләр арасындагы тар арага сыймый һәм нигезләрнең берсенә бәрелә. Бу хакта Телеграм-каналлар хәбәр итә.
Күпердә кешеләр була, берничә автомобиль суга төшеп китә.
Җирле матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, күпер җимерелгәч, суга автобус төшеп киткән. Ике кеше үлгән, өч кеше хәбәрсез югалган диелгән иде, соңыннан 2 кешенең табылганы хәбәр ителде. Өч автомобиль йөк корабына өстенә төшкән.