news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кытайда берьюлы 15 күктерәр – небоскребны шартлатканнар

news_top
Кытайда берьюлы 15 күктерәр – небоскребны шартлатканнар

Кытайның көньягындагы Куньмин шәһәре хакимиятләре төзелеп бетмәгән 15 бик биек йортны берьюлы шартлатып җимергән. Йортларны җимерүне төрле яклап видеога төшереп торганнар. Бу хакта «Пятый» телеканалы сайтында хәбәр ителә.

Мондый йортларны «небоскреб» – «күктерәр» дип атыйлар. Кадрларда конструкцияләрнең җиргә ишелеп төшүен һәм шуның аркасында тузан болыты күтәрелүен күрергә була. Йортларны җимерү өчен санаулы минутлар киткән. Шулай да 1 йорт торып калган.

«The Paper» басмасы хәбәр иткәнчә, шартлатылган күп катлы йортларны 2011 елда ук төзи башлаганнар. Әмма 2013 елда финанслау белән проблемалар килеп чыккач, төзелеш туктап кала. Аннан соңгы елларда да төзелешне дәвам итә алмыйлар.

Нәтиҗәдә, хакимиятләр бу йортларны җимерергә, ә җир кишәрлеген уңышлырак инвесторга бирергә уйлый. Шулай ук, төзелеш туктап торган еллар дәвамында бу торак комплекс барыбер кеше яшәмәслек хәлгә килгән була, диелә.

Шартлатуга 23 августтан бирле әзерләнгәннәр. Җимерер алдыннан якындагы кибетләрне япканнар, янәшәдәге йортлардан кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Тирә-якта полицейскийлар, табиблар һәм янгын сүндерүчеләр дежур торган. Шартлату югалтуларсыз узган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар