Кытай галимнәре махсус төрдәге гигант һәм ерткыч черки личинкаларын тарата башлаган. Алар чикунгунья бизгәген таратучы черкиләрне ашаячак. Бу хакта РИА Новости Telegram-каналында хәбәр ителә.
Илнең көньягындагы шәһәрләрнең берсендә 1 атна эчендә әлеге бизгәк йоктыруның 2,8 меңнән артык яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта әле күптән түгел Кытай матбугаты хәбәр итте.
«Фил черкиләре» личинкалары үз гомерендә авыру таратучы 100 черкинең личинкасын йота ала, бу — эпидемия таралуны «тоткарлаучы фактор» булып тора, диелә хәбәрдә.