news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ярканатларда яңа коронавирус табылган – кеше өчен дә куркыныч

news_top
Ярканатларда яңа коронавирус табылган – кеше өчен дә куркыныч
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Кытай галимнәре ярканатларда яңа коронавирус тапкан. Ул кешеләргә дә йога ала. Бу хакта Кытай басмасына сылтама белән «Коммерсантъ» яза. Вирусны Ухань университеты һәм Ухань Вирусология институты галимнәре тикшергән.

Мербековируслар төренә караган яңа вирус Гонконгта шома борынлы ярканатларда ачыкланган. Вирус HKU5-CoV-2 исемен алды. Галимнәр ачыклаганча, вирус кеше күзәнәкләрен зарарлый ала.

Әмма шул ук вакытта галимнәр, әлегә паника өчен сәбәпләр юк, ди. «Җентекләбрәк тикшерү таләп ителә», – ди галимнәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар