Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытай татары әтисенең татар телен камчылап өйрәтүе турында сөйләде

news_top_970_100
Кытай татары әтисенең татар телен камчылап өйрәтүе турында сөйләде
Фото «Татарстан – Яңа гасыр» каналы видеосыннан скриншот

«Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында Кытайда туып-үскән мөгаллим Нәгыйулла Хәсән кунак булды.

Ул Кытайда туып-үскән, әмма тарихи ватаны – Татарстан, аның бабасы нәкъ биредә туган. Нәгыйулла хәзер Казанда яши һәм шәһәрнең бер мәктәбендә кытай телен укыта, Лаеш кызы белән гаилә корганнар, 2 ул үстерәләр.

– 2015 елда, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән, бөтен Кытайдан 32 татарны җыеп укырга җибәрделәр. Алар арасында мин дә бар идем. Әти гомер буе Татарстанга кайтырга дип яшәде. 2016 елда әтинең авылында йорт та алган идек. Алар кайтканнар иде, 1 ел яшәделәр дә. Әмма Кытайда коммунизм бит, әти белән әнине, «бик озак чит илдә яшисез» дип, чакырттылар. Хәзер Кытайда яшиләр. Күчеп кайтырга теләкләре бик бар. Анда үз халыкларын каты тоталар, чыгасы булса, рөхсәт алырга кирәк. Әти 40 елдан артык партия мәктәбендә кытай теле укытучысы булып эшләде, шуннан пенсиягә чыкты. Шулай да, Хөкүмәтнең сүзен тыңлап дияргә микән, рөхсәтсез чыга алмыйлар.

– Гаиләдә татар телен ничек саклап калдыгыз? Сезнең гаиләдә тәрбия нинди иде? – дип сорау бирде тапшыруны алып баручы Зәмирә Рәҗәпова.

– Кытайда без яшәгән өлкәдә 4 мең тирәсе татар яши. Бер-берен яхшы беләләр, туганнар кебек яшиләр. Кытайда укытучыларны бик хөрмәт итәләр, балалар бик куркалар. Әти, гомер буе укытучы буларак, безгә өйдә каты таләп куйды. «Менә кытай телендә урамда сөйләшегез, комачауламыйм, өйгә кайткач татарча гына сөйләшәсез, без – татар гаиләсе, телне саклап калырга тиеш», – дип әйтә иде. Энекәшләр белән бер кытайча сүз әйтсәк, эләгә иде безгә. Өйдә камчы тора иде, камчы белән суга иде. Өйдә кытайча җырлар тыңлатмый иде. Өйдә татарча гына булырга тиеш иде. Әти җомга көнне баян тота иде, без качып бетә идек. Чакыра иде дә, мәҗбүриләп, «Туган тел» һ.б. җырлар өйрәтә иде.

Кытайда гореф-гадәтләр Татарстанга караганда ныграк сакланган. Гаеттә бөтен мөселманнарның капкалары ачык була, димәк, биредә мөселманнар яши. Без бер-беребезгә кереп, ашап, ял итеп чыга алабыз.

1996 елдан бирле Сабан туе, шулай ук Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Татарлар җыелышып бәйрәм итә. Анда без яшәгән өлкәдә күбрәк мөселманнар яши. «Татар ризыклары» дигән кибет бар, анда өчпочмак, гөбәдия, каймак бәлешен сатып алырга була, әни дә пешерә иде, – дип сөйләде Кытай татары.

Нәгыйулла Хәсән бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» каналы видеосында 01.26 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100