Кытай Россия гражданнары өчен визасыз режимны 2027 елның 31 декабренә кадәр озайту турында карар кабул иткән. Бу хакта чәршәмбе көнне брифингта Кытай Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Го Цзякунь белдерде, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Дипломат сүзләренчә, әлеге карар ике ил арасында кешеләр алмашын җиңеләйтүне дәвам итү максатыннан кабул ителгән. Гади чит ил паспортлары булган Россия гражданнары эшлекле сәфәрләр, туризм, истәлекле урыннарны карау, туганнар һәм дуслар янына бару, шулай ук транзит өчен Кытайга 30 көннән артмаган вакытка визасыз керә алачак.
Го Цзякунь әйтүенчә, Кытай ягы Россия белән бергәләп ике ил гражданнарының үзара сәфәрләрен тагын да уңайлырак итү буенча эшне дәвам итәргә әзер.
Искәртеп узыйк, Кытай 2025 елның 15 сентябреннән гомуми гражданлык чит ил паспортлары булган россиялеләр өчен 30 көнлек визасыз режим керткән иде. Бу 1 елга сынау рәвешендә эшләнде. Декабрь аенда Владимир Путин үзаралык принцибы нигезендә 2026 елның 14 сентябренә кадәр Кытай гражданнарына Россиягә 30 көнгә кадәр визасыз килергә рөхсәт бирә торган карар имзалады.