Кытай Россия гражданнары өчен визасыз режимны тагын бер елга — 2027 елның сентябренә кадәр — озайтырга мөмкин. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министрлыгында хәбәр иткәннәр, дип яза «Известия».
«Партнерлар визасыз режимны россиялеләр өчен тагын бер елга озайтырга әзер булулары турында хәбәр итте», — дип белдергәннәр тышкы сәясәт ведомствосында.
Сынау рәвешендәге визасыз режим 2025 елның 15 сентябрендә кертелде һәм 2026 елның 14 сентябренә кадәр гамәлдә. Россия гражданнары чит ил паспорты белән генә Кытайга 30 көнгә кадәр бара ала. Үз чиратында, Россия дә дәүләт башлыгы Владимир Путин карары нигезендә Кытай гражданнары өчен 2025 елның 1 декабреннән визасыз режим кертте.
Белгечләр фикеренчә, Кытай хакимияте визаларны тулысынча һәм бөтенләй бетерүгә бармас, әмма визасыз режимны ел саен озайтып торырга мөмкин. Хәзерге вакытта Кытай бер генә ил өчен дә даими визасыз режим кертмәгән. Шулай да 2025 елның ноябрендә 40тан артык дәүләт гражданнары өчен визаларны вакытлыча гамәлдән чыгару тагын бер елга озайтылган. Бу турыда «Татар-информ» яза.