news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кытай рәисе Си Цзиньпин Россия белән Украинаны килештермәкче була – «Нью-Йорк Таймс»

news_top

Американың The New York Times (Нью-Йорк Таймс) басмасы Кытай Халык республикасы рәисе Си Цзиньпинның 20-22 мартта Мәскәүгә визиты турында яза. Газетада Кытай лидеры башта Владимир Путин белән очрашачак, аннары Украина президенты Зеленский белән очраша, дип язалар.

Америка газетасы фикеренчә, Си Цзиньпин үзен дөнья масштабындагы тынычлык урнаштыручы кеше дип күрсәтә. Ул Согуд Гарәбстаны һәм Иранны килештерә һәм дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырта алды һәм хәзер үзен Россия белән Украина арасында арадашчы буларак тәкъдим итә.

«Пекин дөньяда тәртип урнаштыручы булырга омтыла, Америкага альтернатив була алырлык лидер, дип тәкъдим ителергә тели», – дип яза газета.

Газета фикеренчә, Си Цзиньпинның Украинада тынычлык урнаштырырга теләве Кытай өчен отышлы – чөнки Пекин Европа белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга тели. АКШ Кытайга сәүдә һәм инвестицион чикләүләр кертү сәбәпле, Пекинга Европа базары кирәк. Европа да Украина конфликты аркасында зыян күрә һәм Си Цзиньпин моны җайлый алса, Кытай Германия һәм Франция белән икътисади мөнәсәбәтләрне җайга сала алачак.

«Си Цзиньпин өчен максат Россия һәм Украина түгел, ә Көнбатыш Европа», – дигән АКШның элекке дәүләт секретаре ярдәмчесе Дэнни Рассел.

Мәкалә авторлары фикеренчә, Кытай конфликтны тамырыннан үзгәртергә сәләтле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар