Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытай машиналары Россиядән китәчәк: «Lifan» да шулар арасында булырга мөмкин

news_top_970_100

2025 елда Россия базарыннан дистәләгән Кытай автобрендлары китәчәк, чөнки илдә аларга ихтыяҗ югары түгел. Бу хакта «Ura.ru»га «Россия автомобиль дилерлары» (РОАД) ассоциациясе башлыгы Алексей Подщеколдин сөйләгән.

Аның сүзләренчә, Россиядән 3 ел эчендә сервис үзәкләре челтәрен булдырмаган һәм, димәк, оператив рәвештә ремонт һәм запас частьләр бирә алмаган аз билгеле булган брендлар китәчәк.

Хәзерге вакытта Россиядә яңа һәм икенчел базарларда 100дән артык брендтагы машиналарны сатып алырга мөмкин, аларның 60 проценты – кытайныкы, ә 5-6 проценты – рәсми рәвештә илдән китүчеләр, ләкин базарга «соры канал»лар һәм югарырак бәяләр буенча килүчеләр.

Россия автобазарында ныгып китә алмаган брендларның берсе – Кытайның «Lifan» компаниясе. Концерн барлык вакыт эчендә безнең илдә 160 мең машина сата алган, шуларның 120 меңен ЮХИДИга учетка куйганнар. Россиядә бу машиналарга запас частьләр табып булмый диярлек. Шундый ук проблема белән Россия базарыннан китүче башка Кытай автомобильләре хуҗалары да очрашачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100