Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытай лидеры Си Цзиньпин, 2024 елда Россия халкы Путинны сайлар, дигән

news_top_970_100
Кытай лидеры Си Цзиньпин, 2024 елда Россия халкы Путинны сайлар, дигән
Кремлин.ру

Россиягә Кытай халык республикасы рәисе Си Цзиньпин килде. Ябык ишекләр артында сөйләшүләр алдыннан сәламләү сүзендә Кытай лидеры, 2024 елда Россия халкы Владимир Путинны сайлар, дигән ышанычын белдергән, дип яза «Коммерсантъ».

«Мин киләсе елда сезнең илегездә чираттагы президент сайлаулары узачагын беләм. Сезнең җитәкчелектә Россия соңгы елларда илнең уңышына һәм чәчәк атуына иреште. Мин ышанам, Россия халкы сезнең изге башлангычларыгызда яклаячак», – дигән Си Цзиньпин.

Путин, Россиядә Кытайның соңгы 10 елда Си Цзиньпин җитәкчелегендәге кискен алга китүенә бераз көнләшеп карыйлар, бу – бөтен дөньяда кызыксыну уята, диде. Путин Кытайда икътисадны һәм дәүләт төзелешенең нәтиҗәле системасы эшләвен әйтте.

Кытай лидеры белән Россия президенты «ябык ишекләр артында» форматында сөйләшүләр алып барачак. Сәясәтчеләр, ике ил лидеры дөньякүләм сәясәт турында килешәчәк, дип көтә. 20 мартта Россия газеталарында Си Цзиньпинның мәкаләсе чыкты. Ул анда Россия белән дуслык, хезмәттәшлек, тынычлык турында сөйләшергә килүен әйтте. Кытай газеталарында Путинның мәкаләсендә ике илнең хезмәттәшлегенә югары бәя бирелде.

2023 елның февралендә Кытай лидеры Украинада тынычлык урнаштыру буенча 12 пункттан торган тәкъдим белән чыкты. Кытай ягы сугыш хәрәкәтләрен туктатып, тынычлык турында сөйләшә башларга тәкъдим итә. Россия ягы бу тәкъдимне хуплап кабул итте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100