Кытай, чит илләрдәге проектларын яклау өчен, хосусый хәрби компанияләрен зурайтырга җыена
Кытай, дөньядагы хәрби бәрелешләр булган урыннарда чит илләрдәге проектларының иминлеген тәэмин итү өчен, әкренләп, хосусый хәрби компанияләрен (ЧВК) зурайтырга ниятли. Бу хакта Гонконгның «South China Morning Post» газетасы хәбәр итте, дип яза «ТАСС».
Басма мәгълүматлары буенча, Украинадагы кризис һәм Палестина – Израиль конфликтының кискенләшүе Кытай инвесторларына чит илләрдә эшләгәндә янаган куркынычларны күрсәткән. Кытай гражданнары һәм предприятиеләренең иминлеген тәэмин итү темасы Пекинда Кытай – Африка эшлекле советы һәм Кытай заманча Халыкара мөнәсәбәтләр институты оештырган семинар барышында күтәрелгән.
Анда Кытайның «Huaxin Zhongan Group» дигән иң эре компанияләре катнашкан, моннан тыш, чарада иминлек тәэмин итү белән шөгыльләнә торган башка компанияләрнең вәкилләре һәм Кытай Тышкы эшләр министрлыгы түрәләре булган.
Газета билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта дөньяның төрле илләрендә Кытай капиталы белән 47 меңгә якын компания эшли. Алар нигездә энергетика, файдалы казылмалар чыгару, инфраструктура төзү һәм җитештерү өлкәсендәге проектлар белән шөгыльләнә. Кытай коммерция министрлыгының 2022 елгы доклады мәгълүматлары буенча, аларның гомуми штаты 4,1 млн кеше тәшкил итә, шуларның 2,5 млн – чит ил гражданнары.
«Көнбатыш Азия, Африка һәм Латин Америкасы кебек төбәкләрдә хәзерге, традицион куркынычсызлык проблемалары бар», – диде Кытайның иң зур шәхси сак компанияләренең берсе – «Фронтиер сервис» группасы башкаручы директоры Ли Сяопен. «Шулай да, хәл итәргә кирәк булган башка бик күп яңа проблемалар бар, шул исәптән Украинадагы сугыш һәм Израиль – Палестина конфликты. Без Кытай гражданнарын эвакуацияләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек инде», – дигән җитәкче.