Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытай чәкчәге татарныкыннан аерыламы: шацима-сачима рецепты

news_top_970_100
Кытай чәкчәге татарныкыннан аерыламы: шацима-сачима рецепты

БРИКС саммитында катнашыр өчен, Казанга Кытай Республикасы Рәисе Си Цзиньпин килде. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов милли ризык чәкчәк белән каршы алды.

«Бездә дә бар», – ди чәкчәк турында Кытай башлыгы

Ә Кытайда ул – шацима яки сачима дип атала икән. Ул да аларның милли ризыгы. Рәвеше дә, составы да, әзерләнеше дә нәкъ чәкчәкнеке кебек дияргә була. Шундый ук камыр, саламлап турала, майда кыздырыла һәм баллы сироп белән болгатып өелә.

Сачима рецепты:

Камыры: 3-4 йомырка 250 грамм он, 2,5 грамм сода.

Сироп өчен : 60 мл су, 75 грамм бал, 100 грамм шикәр комы, йөзем һәм барбарис җиләге.

Йомырка һәм онны кушып, бераз болгатабыз, сода өстибез дә каты итеп камыр басабыз. Әзер камырны дымлы тастымал белән каплап, ярты сәгатькә калдырып торабыз.

Ярты сәгатьтән соң камырны целлофан пакетка салып бәйлибез, 1 сәгатькә җылы суга салып куябыз.

1 сәгать узгач, камырны юка итеп җәябез. Җәелгән камырны уклауга урыйбыз, аннан әкрен генә уклауны шудырып чыгарабыз. Төрелгән камырны озынча саламлап кисәбез. Озын токмач сыман кисемнәр барлыкка килә.

Киселгән камыр ябышып бетмәсен өчен, аны такта өстенә таратып куярга кирәк.

Тирән табага яки кәстрүлгә күп итеп сыек май салабыз һәм аны кыздырабыз. Киселгән камырны берничә порциягә бүлеп, кайнар майга салып кыздырабыз.

Аннан сироп әзерләргә кирәк. Моның өчен шикәр комы, су һәм балны бергә куерганчы кайнатабыз.

Сироп тамчысы сузылып торса һәм өзелмәсә, сироп әзер.

Кайнар сиропка йөзем һәм барбарис җиләге салып болгатабыз. Аннан кызган әзер камырны салып яхшылап болгатырга кирәк.

Сироп белән болгатылган камырны подноска яки киң тәлинкәгә бушатып, форма биреп өябез.

Кытай чәкчәге татар чәкчәгенә охшаганмы? Кайсысы тәмлерәк икән?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100