«Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында Кытайда туып-үскән мөгаллим Нәгыйулла Хәсән кунак итеп чакырылган. Хәзер ул Казанда яши һәм шәһәр мәктәпләренең берсендә кытай телен укыта. Тапшыруны алып баручы Зәмирә Рәҗәпова мөгаллимнән гаиләсе турында сорады.
– Хатыным – татар кызы, Лаеш районында туып үскән. «Улым, Татарстанга җибәрдем, татар кызыннан башкага өйләнәсең икән, без синең белән мөнәсәбәтләрне өзәбез», – дип, әти бик җитди әйтте. Казанга кайткач башта калды шул, Маша, Дашалар килсә, карамыйча да китәбез.
Айгөл белән интернеттан таныштык. Анда барысы да русча язганнар, ә мин зур итеп «кызлар, сез кая» дип яздым. Ул «без монда» дип язган. Шуннан танышып киттек.
«Очрашуга дусларымны алып киләм», – диде. Дусларың кирәкми, үзең белән танышырга телим, дидем. Танышларына минем фотоны, телефон номерын калдырган, берәр нәрсә булса, дип. Бауманда сәгать янында очраштык, бер күрүдә гашыйк булдым кебек. Йөреп карыйк, булса булыр, булмаса – үпкәләмәссең, дидем. 1 ай каян икәнемне әйтмәдем. Ул Башкортстан, Үзбәкстан дип карады, Кытай башына килмәде. Әйткәч тә, ышанмады, анда ничек татар телен саклап калып булсын, дип аптырады.
Бездә кызның әти-әнисе белән өйләнергә исәп тотып очрашасың. Ул вакытта 23-24 яшь, мин әзер түгел. Бүләкләр алдык, авылга кайттык. Аңламадым нишләгәнне, котым очты. Өйләнергә әзер түгел идем. Айгөлне төшереп калдырдым да Казанга кайтып киттем. Ул елап шалтырата. Аннары ул аңлатты инде, берәр атнадан соң яңадан кайттык.
Хатынымның әнисе мине ошатты бугай, тәртипле малай, дип. «Кызымны Кытайга алып кына китмә, болай мин риза», – диде. Тагын ярты ел очрашкач, августта никах укыттык, аннары декабрьдә туй уздырдык. Әти-әни монда килә алмады.
Язылышканнан соң, Кытайга барып, 700 кешелек туй уздырдык. Ул бит Кытайда, монда 70 кеше чакырган кебек. Һәрбер туйда шулай, ким дигәндә 500-600 кеше килә. Хатынның әнисе концертка, татар теле саклануына шаккатты. Татарстаннан татарлар килгән дип, кунакка чакыралар. Анда 2 атна дәвамында бер тапкыр да өйдә утырып ашаган булмады бугай. Без киткәч тә туй дәвам итте. Өйдә утырып алалар, ресторанга баралар, туй 2-3 атна бара. Анда кунак чакырмыйлар, үзләре килә, килмәсәң, хөрмәт итмәгән буласың. Әллә кайчангы күршеләр ишетеп килә.
Финанс яктан күпмегә төшүен белмим, әти-әни уздыра. Анда эшләгән кешегә акча түләмиләр. Бер-берсенә күршеләр, якын туганнар булышып йөри. Бары продуктлар гына алалар.
Әтиләр Казанга кайткан иде, кодагыйга барабыз, дип. Ул ишегалдында нәрсәдер җәеп каршы алырга тиеш дип уйлады. Анда китаптагыча түгел, башкачарак, дип аңлаттым. Әти гореф-гадәтләрнең Казанда бик сакланып калмаганлыгын аңлады. Әти күңелсезләнеп китте, – дип сөйләде мөгаллим гаиләсе турында.
Нәгыйулла Хәсән бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» каналы видеосында 18.35 минутта сөйли башлый.