Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыстыбый рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан кыстыбый рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Кыстыбый рецепты

Камыр өчен: йомырка – 2 данә, сөт – 200–250 мл, үсемлек мае – 60 г, он – 600–700 г, тәменчә тоз. Бәрәңгедән эчлек: уртача зурлыктагы бәрәңге – 24 данә, атланмай – 150 г, сөт – 600 мл, тәменчә тоз. Тары ярмасыннан эчлек: тары ярмасы – 200 г, атланмай – 60 г, сөт – 1 л, тәменчә тоз, шикәр комы.

Эш барышы: савытка йомырка сытып, сөт, үсемлек мае, тоз кушып, барысын бергә болгатабыз. Он өстәп, камыр басабыз.

Камырны 12 кисәккә бүләбез дә һәркайсын десерт тәлинкәсе зурлыгында юка итеп җәябез. Кызган коры табада башта бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алабыз. Җәймәнең яртысына эчлек салып, икенче ягы белән каплыйбыз.

Кыстыбыйны табынга майлап чыгарабыз. Чәй яисә сөт белән бирәбез.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100