Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыстыбый (рецепт)

Тукай районы "Якты юл" газетасыннан "Кыстыбый" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Кыстыбый (рецепт)

Төче камыр басып 75 г лы кисәкләргә бүләләр һәм җәеп кызган табада баштан бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алалар. 

Кыстыбый эче: бәрәңге боламыгы әзерлиләр, кайнар сөт, эреткән май, турап майсыз кыздырган суган салып, барысын бергә болгаталар.

1 өлешкә: камыр 75г, бәрәңге 120г, сөт 25г, май 5г, башлы суган 15г.

Җәймәнең яртысына бәрәңге боламыгы ягалар да икенче яртысы белән каплыйлар. Бөкләгән җирдә сынмасын өчен, кыстыбыйны кайнар килеш ясарга кирәк. Кыстыбыйның өстен эреткән май белән майлап, табынга кайнар килеш бирәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100