Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыштан соң машинаның кайсы урыннары ватыла?

news_top_970_100
Кыштан соң машинаның кайсы урыннары ватыла?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Кыш беткәч, һәр машина йөртүчеләр шактый проблемалар белән очрашырга мөмкин. Бу турыда «АиФ» яза.

Машинаның лагы кубу – иң еш очрый торган борчу. Коммуналь хезмәтләр юлларга реагентлар, ком сибә, хуҗалар машинаны кышын сирәгрәк юалар. Шуңа күрә тырналган, кителгән урыннар язын гына күренә. Моны булдырмас өчен, машинаны ешрак юарга кирәк иде...

«Илкүләм автомобиль союзы» вице-президенты Ян Хайцеэр сүзләренчә, кыш йөрмәсәң дә, машина белән проблема чыгарга мөмкин.

«Мәсәлән, кондиционер көпшәләре һәм компрессор майланган була. Озак йөрми торгач, май аска таба агып бетә, көпшәләр кибә, система герметиклыгын югалта. Май булмау компрессор ватылуга да китерә», – ди ул.

Еш очрый торган борчуларның икенчесе – подвеска. Кыш көне чокырлар кар астында, аларны күреп бетереп булмый. Кайсыдыр урын ватылуын гадәти булмаган тавышка карап, мәсәлән, шаку, вибрация, буенча белеп була. Тиз барганда идарә итү кыенлашырга да мөмкин.

Экспертлар кондиционерны тикшерергә киңәш итә. Машинаны кабызгач, салонда сасы ис килсә, кышын системада бактерияләр үрчеп яткан булуы ихтимал. Моны бетерү өчен кондиционерны чистартырга, салон фильтрын алмаштырырга кирәк.

Тагын капот астындагы пространствоны тикшереп, суыту системасы патрубкаларын карарга, техник сыеклык агып ятмыймы икәнен тикшерү хәерле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100