Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыштан соң бакча җиләген нәрсәләр эшләтергә?

news_top_970_100
Кыштан соң бакча җиләген нәрсәләр эшләтергә?
Фото: Салават Камалетдинов \ "Татар-информ" архивы

Яз кояшы җылыта башлауга ук, бакчачылар, иң беренче эш итеп, кыштан соң түтәлләрне тәртипкә китерә, җыештыра. Бакча җиләге дә беренче җылы көннәр килүгә үк яшелләнә башлый. Бакчачылар җиләк түтәлләрен көздән җентекләп әзерләп: җыештырып, су сибеп, мульча белән каплап калдыра. Кышны кичергән бакча җиләкләре язын да «ярдәм сорарга» мөмкин. Карлар эреп, кар сулары агып бетүгә, туфракта йөреп була башлагач, түтәлләрне карый башларга була. Язын бакча җиләген карау буенча киңәшләрне «Аргументы и факты» газетасы яза.

Кыш буена түтәлләр арасында калган мульчаны, коелган яфракларны, кышлыкка бакча җиләген каплап калдырган массаны җыеп ташларга, чистартырга кирәк. Шулай ук чүп үләннәрен дә утап ташларга. Чүп-чарны түтәлләрдән ераккарак алып китеп юк итәргә кирәк. Чөнки бу чүп-чарда күп кенә корткычлар кышлый, алар да көннәр җылыткач уяна һәм зыян сала башлый. Алар активлашып, булачак уңышка шактый зур зыян салырга мөмкин.

Үсемлекләргә ялгыш зыян китермәс өчен, пластмасс тырма белән тырмалау яхшырак булыр. Җиләкнең тамырлары тармакланып китә һәм шуның аркасында ул туфракка ныклап берегеп тора, бары тик зәгыйфьләнгән һәм авыру төпләр генә бик тиз өзелеп чыга.

Зарарланган һәр яфракны секатор белән кисеп чыгарга кирәк. Җиләкнең мыекларын да кисәбез. Һәр куакның тамыр муентыгын тикшерергә кирәк – әгәр артык тирәнгә кергән икән, аның тирәсендәге артык туфракны чистартабыз. Икенче эш – туфракны көпшәкләндерү. Җиләк тамырлары җир өслегенә якын урнашкан, шуңа күрә бик тирәнтен керми генә йомшартырга кирәк. Кайвакыт йомшартканда яшь үсентеләр дә ияреп чыгарга мөмкин. Бу куркыныч түгел, алар башка җирдә бик әйбәт тамырланып китә, һәм, шулай итеп, яңа түтәл дә ясалырга мөмкин.

Чистартылган түтәлләргә әйбәтләп су сибәбез – туфракка кимендә 40 сантиметрга кадәр су үтәргә тиеш. Шуннан соң берәр биопрепарат: мәсәлән, «Фундазол», «Хорус», «Витарос», «Топаз» белән эшкәртергә кирәк. Алар җиләктәге авырулар һәм корткычлар белән көрәшә. Җиләк рәтләре арасына утыртылган сарымсак та бу көрәштә әйбәт булыша. Туфракны чистартып, су сипкәннән соң, сарымсак утырту җайлы була.

Булачак җиләкләрнең тәмен һәм баллылыгын яхшырту өчен, җиләк түтәлләренә нашатырь спиртын яки аммиак селитрасын су белән бутап (10 литр суга 1 аш кашыгы) һәр куак төбенә сибәргә кирәк. Моны төп эшкәрткәннән соң туфрак дымлы вакытта сибәләр. Яшел масса тизрәк үссен, ә җиләкләр эре булсын өчен, азотлы ашламаларны туфракка сибәләр.

Уянып килә торган җиләкне черемә, компост, тирес һәм мочевина белән дә ашларга була. Алар мульча да булып тора. Тамыр муентыгы ачык булып тормасын өчен, һәр төпне җиңелчә генә өеп чыгабыз һәм, дым озаграк саклансын өчен, мульча чәчәбез.

Бу – җиләк уянып килә торган чордагы беренче эшләр. Бу эшләрне вакытында һәм дөрес эшләсәң, җиләк мул уңыш белән сөендерми калмас.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100