Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кышкы яңгыр вакытында машинага бозга катса, нишләргә?

news_top_970_100
Кышкы яңгыр вакытында машинага бозга катса, нишләргә?
Солтан Исхаков, архив

Автомобиль эксперты Егор Васильев бозлы яңгыр вакытында машина йөртүчеләргә киңәшләрен биргән. Бу турыда «Российская газета» яза.

«Әгәр читтән торып машинаның моторын эшләтеп җибәрү опциясе булмаса, заманча химия чараларын кулланыгыз. Тыгызлаткычларны (уплотнитель) алдан ук силиконлы чара белән майлагыз, тәрәзәләргә суны кире этәрә торган состав сөртегез. Пыялаларны чистарта торган щеткаларны майлагыз, пыяла өстеннән күтәртеп куегыз. Шулай иткән очракта, машинага каткан бозны чистартып озак маташасы булмас», – ди белгеч.

Машина механик ачкыч белән ачыла торган булса, йозак үзәген дә майларга онытмагыз. 

Машина барган килеш ката башласа, күз күреме начарлана, башка проблемалар да чыга. Пыяла чистарта торган щеткалар һәм тәрәзәләргә сиптерә торган сыеклык кышын катмый торган булса, проблеманы хәл итеп була.

Ләкин щеткаларга да, тәрәзәләргә дә боз ката торган очраклар була. Бу вакытта салондагы бөтен кайнар һава агымын алгы тәрәзәгә юнәлтергә кирәк. Бу да җитмәсә, вакыт-вакыт тукталып торып, щеткаларны да, тәрәзә пыялаларын да чистартасы була, ди белгеч. 

  • Кояш нурыннан саклый торган козырекны (солнцезащитный козырек) аска төшереп куйганда, алгы тәрәзә тизрәк җылына, боз да тизрәк эри.
  • Чиста «незамерзайка» көчле суыкта чистартмый, катып кала. Шуңа күрә аны этил спирты белән катнаштырырга киңәш итәләр.

Боз каткан тәрәзәгә кайнар су сибәргә ярамый – пыяланың ярылуы бар, ә су үзе боз булып катачак.

Пыяланы юеш чүпрәк белән дә сөртергә ярамый.

Пыяланы кар һәм боздан чистартмыйча, дворникларны кушмагыз – дворникның резинасы тузачак. Каткан дворникны кушкан очракта, моторының януы мөмкин.

Машина эчендә мичне кушып йөргәннән соң, ишекне ачып, салонны җилләтергә кирәк. Салон җылы килеш калганда, тәрәзәләргә боз катачак. Машинаны куйганчы ук мичне сүндерегез, туктаганнан соң, салонны суыту өчен берничә минут ишекләрне ачып тотыгыз. Мөмкинлек булганда, мичне сүндереп, урамдагы һаваны салонга өрдерергә була. 

Салонга кар кермәскә тиеш.

Текстиль ковриклар булса, яхшы. Аннары аларны киптерергә кирәк.

Щетканың йомшагын сайлап алыгыз – буявын кыруы бар.

Машинадагы кар барган килеш үзе дә коелып бетә. Кисәк кенә газга баскан яки тормозлаган чакта, бераз дымлы кар да төшеп кала. Ләкин карны йөри башлаганчы коеп төшерү хәерле. Чөнки ул барган чакта төшеп, башка машиналарга комачауларга мөмкин. Кузгалып китәр алдыннан шиналарны тикшерегез, кузовтан карны чистартыгыз, тәрәзәләрне һәм көзгеләрне чистартыгыз.

Салкында ишектәге тыгызлаткычлар шыгырдый башлый, бу – җитди проблема булырга мөмкин. Начарланган тыгызлаткычның салонга су кертә башлавы да бар. Өстәвенә йозаклар да катырга мөмкин. Моны булдырмас өчен, машинаны җылы гаражга алып кереп, ишекләрне ачыгыз. Тыгызлаткычларны сабынлы су белән сөртеп, кипкәнен көтегез. Силиконлы майлагыч сөртегез. Йозакларны эретә торган сыеклык кулланыгыз. Юкса, эретү өчен, берничә минуттан берничә сәгатькә кадәр көтәргә туры киләчәк.

Машинаны кышын карау кар һәм боз чистартудан гына тормый. Машина мае да климатка карап дөрес сайланган булырга тиеш. Салон фильтрларын һәм дворникларны да салкыннар башланганчы ук алмаштыру хәерле.

Тукталышка куяр алдыннан дворник щеткаларының астына исе чүпрәк яки резина аслык кыстырып калдырыгыз, шулай итсәң – алар катмас.

Аккумуляторны (АКБ) даими рәвештә тикшереп торыгыз, кирәк булса, зарядкага куегыз.

Сезон башлануга ук кышкы резинага алмаштырырга онытмагыз.

Пыяла юдыргычка кышкы катмый торган сыеклык салыгыз.

Антифриз ресурсын тикшереп торыгыз, кирәк булса, алмаштырыгыз.

Тукталышка куяр алдыннан тормозларны артык кыздырмагыз.

Машинага утырып чыгып китәр алдыннан, беренче чиратта, шиналарны, кузовны, пыялаларны тикшерәләр. Тормозлау системасының эшләвенә инанырга кирәк. Двигательнең тавышына игътибар итегез. Салкында аңа җылынырга вакыт бирергә кирәк.

«Доброе утро» тапшыруы экспертлары кышын машинаны җылыту, бозлы яңгырдан соң чистарту кагыйдәләрен аңлаткан. Бу турыда Тверь басмасы хәбәр итте.

Иң мөһиме катмый торган сыеклык һәм аны сиптергеч булырга тиеш. Машина тоткычларына юка гына катлам итеп шуны сибәргә, 2-3 минут көтеп торырга, аннары кабат сиптереп, ишек кырыйларына да сөртеп чыгарга. Сыеклыкны бөтен почмакларга да сиптерегез, чөнки машина ишеген ачканда, юка боз катламы буяуны бозарга мөмкин.

Аннары кыргыч кулланырга кирәк. Ишек кырыйларын шул кыргыч белән чистартыгыз, аннары, ашыкмыйча гына ачып, машинага кереп утырыгыз.

Машина җылыткычын җибәреп, башта салонны гына җылытыгыз. Җылы һава агымын максималь иттереп җибәрегез. Пыялалар тулысынча эрегәнне көтеп торыгыз. Ян тәрәзәләрне ачмау хәерле. Тәрәзәне төшерә торган электр моторына көчәнеш килә, ул янырга мөмкин, тросы өзелергә, пыяла арасындагы тыгызлаткыч бозылырга һ.б. булырга мөмкин.

Машина җылынмаган килеш, тәрәзә чистарткычны эшләтмәгез, юкса аның ватылуы ихтимал.

Тәгәрмәчләргә боз катса, урыннан китеп барырга ярамый. Юкса машинаны йөртә торган өлеше, двигателе, тапшыру тартмасы ватылырга мөмкин.

Экспертлар машинаны кичтән катмый торган сыеклык белән эшкәртеп калдырырга киңәш итә. Кайнар су кулланырга ярамый, дисклар һәм корпуста лак ярылырга мөмкин, дип кисәтәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100