Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кышкы салкыннарда машина ватылмасын өчен нишләргә: экспертлар киңәше

Арктика салкыннары, кешеләрнең ныклыгы белән беррәттән, техника ныклыгын да сыный.

news_top_970_100
Кышкы салкыннарда машина ватылмасын өчен нишләргә: экспертлар киңәше

Кышын машинаны ничек кабызырга, аны күпме җылытырга, нинди шартларда кулланудан бөтенләй тыелып торырга икәнлеген «Татар-информ» корреспонденты Наталья Рыбакова ачыклады.

Атна башында Казанда уртача тәүлеклек температура нормадан 18-19 градуска түбән төшкән.

Фото:© Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Мондый аномаль салкыннарның Казанда 36 ел булганы юк иде»

КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, Татарстанга экстремаль түбән температура арктик салкыннар үтеп керү нәтиҗәсендә килгән. Атна башында Казанда уртача тәүлеклек температура нормадан 18-19 градуска түбән төшкән.

«Суык дулкыны арктик салкын бәреп керү нәтиҗәсендә формалашкан. Салкын һавада антициклон – югары басым өлкәсе барлыкка килде. Шуңа күрә тулы бер атна буе коры һәм кояшлы һава торышы урнашты. Хәзер норма буенча уртача тәүлеклек температура -11 градус булырга тиеш. Салкын аномалиясе исә -18, -19 градусны тәшкил итә. Бу – бик зур аномалия, мондый аномаль салкыннарның Казанда инде 36 ел булганы юк иде», – дип билгеләп үтә КФУ профессоры.

Юрий Переведенцев: «Тулы бер атнага коры һәм кояшлы һава торышы урнашты. Хәзер норма буенча уртача тәүлеклек температура -11 градус булырга тиеш».

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 10 гыйнвар төнендә һәм иртәсендә Татарстан буенча температура урыны белән -41 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә -25... -30 градус салкын булган. 

«Салкында машинаны кабызу – двигатель ресурсына өстәмә һөҗүм ул»

Күп кенә машина хуҗаларын мондый һава торышында машинада йөрергә ярыймы икәнлеге кызыксындыра. «Татар-информ» корреспонденты бу сорауны Россия автомобильчеләр федерациясенең Татарстандагы вәкиле Рамил Хәйруллинга юллады.

Спикер фикеренчә, әгәр машина җылы бокста түгел, тышта тора икән, артык мохтаҗлык тумаганда, аны кабызу кирәкми. Бу теләсә кайсы машинага да – үзебезнең илнекеме ул, әллә чит ил машинасымы – кагыла, чөнки аларның салкында ватыла торган сальник, резин прокладка һәм башка детальләре бар.

«Салкында машинаны кабызу – двигатель ресурсына, аккумуляторга, тизлекне алмаштыру тартмасына өстәмә һөҗүм ул. Кирәге юк икән, йөрмәвең яхшы. Әгәр инде бик тә кирәк икән, машинаны алдан әзерләү ягын кайгырту зарур. Җылыда торсын өчен аккумуляторны төнгә өйгә кертеп калдыру хәерле, капот астындагы буш аралыкны махсус юрган белән каплау кирәк. Очсызлы юрганнар кулланырга ярамас, алар үзлектән яна башларга мөмкин. Аның исә нәтиҗәсе бик начар булачак», – дип фикерләре белән уртаклаша Хәйруллин.

Әгәр машина җылы бокста түгел, тышта тора икән, артык мохтаҗлык булмаганда, аны кабызу кирәк түгел.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ» 

Әгәр машинаны салкында килеш тә кабыза һәм яхшылап җылыта алгансыз икән, аны иркенләп кулланырга мөмкин, дип раслый эксперт. Иң мөһиме – беренче 500 метрда кызулап китмәскә, чөнки машинаның пружиналары һәм амортизатор тиз генә җылынмый.

«Двигательне салкын килеш кабызу

машинаның 500 км юл үткән кадәр тузуына китерә»

Салкыннарда машинаны җылыту өчен төнгә автомат кабызуны көйләү кирәкме? Кайбер машина йөртүчеләр бу алымны куллана. Машинаны таймер буенча яки билгеле бер температурага кадәр суынуына карап җылытырга мөмкин. -25... -30 градус суыкларда һәр 3 сәгать саен 15-20 минутка җылына торган итеп көйләргә мөмкин, дип саный Хәйруллин. Әмма шул ук вакытта, машина буш әйләнешкә эшләгәндә, аккумуляторның заряд җыймавын истә тотарга кирәк. Шуңа күрә машинада иртән һәм кичен урап кайту артык булмас. Тагын бер вариант – салкыннарда машинага бөтенләй кагылмау.

«Әгәр юлга чыгарга ниятләгәнсез икән, аккумуляторны өйгә алып керү дөрес булыр. Ул җылыда бер тәүлек торырга тиеш, шуннан соң гына аны заряд җыйдырырга була. Салкыннан кереп, җайланманы зарядка кую дөрес түгел», – дип кисәтә Россия автомобильчеләр федерациясенең Татарстандагы вәкиле.

Моннан тыш, эксперт берничә көн салкында торган машинаны автомат рәвештә кабызмаска тәкъдим итә. Аны кулдан кабызу хәерлерәк булыр.

«Двигательне салкын килеш кабызу машинаның чама белән 500 км юл үткән кадәр тузуына китерә. Салкында мотор мае куера, шуңа күрә двигатель һәм тизлекне алмаштыру тартмасы корыга эшли дигән сүз», – дип аңлата Хәйруллин.

 

«Әгәр машинаны салкында килеш тә кабыза һәм яхшылап җылыта алгансыз икән, аны иркенләп кулланырга мөмкин. Иң мөһиме – беренче 500 метрда кызулап китмәскә», – ди Рамил Хәйруллин

Фото: © vk.com/ramil_far

Әгәр салкында торган машина 2-3 омтылыштан кабынмаган икән, аны тынычлыкта калдыру отышлырак. Туңган машинаны күп мәртәбәләр кабызырга маташу аның ватылуына китерергә мөмкин, дип саный эксперт. Ул исә үзен шундук түгел, вакыт үткәч кенә сиздерәчәк.

Әгәр машина автомат тизлек алмаштыру тартмасына көйләнгән икән, аны этеп кабызырга ярамый. Машинаны электр чыбыгы аша башка автомобильнең аккумуляторына тоташтырып кабызу да тәкъдим ителми, чөнки заманча машиналар көчәнеш уйнаклауга түзә алмаска мөмкин катлаулы электроника белән җиһазлана.

«Мин һәрвакыт өйдә заряды тулы булган запас аккумулятор тотам. Кирәк чакта шуны куллана алам», – дип, тәҗрибәсе белән уртаклашты «Татар-информ»ның әңгәмәдәше.

«Парковка алдыннан спорт режимында йөреп килергә кирәк»

Казанның машинаны югары йөртү осталыгы мәктәбе директоры Олег Шатов Россиянең төньяк төбәкләрендә яшәүчеләрнең дә татарстанлылар йөри торган машиналарда җилдерүен искәртте. Ә бу – -30 градус салкыннарда машиналарны курыкмый эксплуатацияләргә мөмкин, бары тик кайбер нюансларны истә тотарга гына кирәк, дигән сүз.

«Аккумулятор яхшы булырга, ә мае – сезонга туры килергә тиеш», – ди эксперт.

Әгәр юлга чыгарга ниятләгәнсез икән, аккумуляторны өйгә алып керү хәерле. Ул җылыда бер тәүлек торырга тиеш, шуннан соң гына аны заряд җыйдырырга була. Салкыннан кереп, җайланманы заряд җыяга кую дөрес түгел.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ» 

Бензинлы двигательле машиналарда, гадәттә, кышын кешеләр әкрен йөри, ә бу – двигательгә тискәре тәэсир итә, дип күзәтүләре белән уртаклашты Шатов.

«Әз әйләнеш җыйган моторның эш режимы – тискәре, чөнки яну камерасы стенасында бик күп утырым, сөрем барлыкка килә, шул исәптән, кабызу свечасы электродларында да. Иртән машинаны кабызырга кирәк булганда, бу сөрем искрага үтеп чыгарга комачаулый. Шуңа күрә машина иртән кабынмаска мөмкин», – дип ачыклык кертә Шатов.

Машинаны вакытлыча тукталышта калдырыр алдыннан һичьюгы 3-5 минут дәвамында араны спорт режимында үтәргә тәкъдим итә ул – түбән передача белән һәм югары әйләнештә. Күп кенә тизлекне автомат алмаштыру тартмасы булган заманча машиналарда кулдан тизлек үзгәртү режимы бар.

Салкыннарда машинаны төнгә автомат рәвештә җылынуга көйләү – һәр машина йөртүченең үз ихтыярында, дип саный спикер. Әмма кулдан кабызганда, двигательгә йөкләнеш минималь дәрәҗәдә булачак.

«Салкында төнлә автомат кабызу нейтраль передачада бара, шуңа күрә туңып куерган май белән тизлек алмаштыру тартмасы өстәмә авырлык тудырачак. Ә гадәти кабызу режимында машина йөртүче тоташтыргычны (сцепление) кысып чыгара һәм двигательнең эшен җиңеләйтә», – дип ачыклый «Татар-информ»ның әңгәмәдәше.

Салкыннарда машинаны төнгә автомат рәвештә җылынуга көйләү – һәр машина йөртүченең үз ихтырында, дип саный Олег Шатов. Әмма кулдан кабызганда, двигательгә йөкләнеш минималь дәрәҗәдә булачак.

Фото: © vk.com/driverclub_kazan

«Машина мае җылынсын өчен, тормозга басып,

«драйв» режимында 1-2 минут тору да җитә»

Олег Шатов шуны да искәртә: автомат тизлек алмаштыру тартмалы автомобильнең мае, буш йөреш белән җылытканда, салкын килеш кала икән.

«Машина төтене белән күршеләрегезне агулаганда, тизлек тартмасы җылынмый. Суыта торган сыеклык кече әйләнеш буенча йөри һәм радиаторга килеп җитми. Ул радиаторга килә башласын өчен хәрәкәт итәргә кирәк, шунда гына двигатель җылына, һәм суытучы сыеклык автомат тизлек тартмасындагы майны эретә башлый», – дип аңлата ул.

Суыкларда машинаны брелоктан ычкындырырга ярамый, дип исәпли спикер, чөнки хәтта двигатель кабынган очракта да, май фильтры куерткычтан куе май сытып чыгарырга сәләтле, ул вакытта инде ага башлый. Өйдә утырып, машина хуҗасы май акканын сизмәскә дә мөмкин, нәтиҗәдә исә двигатель ватылуы ихтимал.

«Автоматтагы» машиналарга карата Шатов тагын бер киңәшен бирә: кабызгач, хәрәкәт итә башлаганчы, тизлек алмаштыру тартмасын төрле режимнарда «куып» алу зарур.

«Машина мае җылынсын өчен, тормозга басып, «драйв» режимында 1-2 минут тору да җитә. Кузгалып киткәч, баштагы 15-20 минутта газга артык басмавың хәерле», – дип өсти ул.

Ахырдан спикер Кояш чыгышы илендә эчке базар өчен дип чыгарылган япон машиналарының -20 градус салкыннан да түбән һава температурасында эшләүгә көйләнмәвен искәртте. Шуңа күрә аларны Россия климат шартларына яраклаштыру кирәк.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100