Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кышкы чорда иң файдалы өч җиләк

news_top_970_100
Кышкы чорда иң файдалы өч җиләк
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Кышка чорда иң файдалы җиләкләр – мүк җиләге (клюква), нарат җиләге (брусника), сырганак (облепиха). Алар организмның иммунитетын арттыра, A, С, РР, К, В1, В2, Е, P витаминнары һәм башка әһәмиятле микроэлементларга бай була. Бу турыда «АиФ» яза.

Мүк җиләгендә поливитаминнар комплексы, микро- һәм макроэлементлар, шикәр, органик кислоталар бар. Аның файдалы үзлекләре саклау төренә бәйле түгел.

Роспотребнадзор белдергәнчә, мүк җиләгендәге С, РР, К, В1, В2 витаминнары, микро- һәм макроэлементлар, флавоноидлар, шикәр, пектинлы, буягыч, азотлы, дубиль матдәләр һәм фитонцидлар бар. Ул органик кислоталар – лимон, алма, янтарь, кузгалак, бензой кислоталарына бай. Бензой кислотасы булганга мүк җиләге төрле рәвештә яхшы саклана, файдалы үзлекләрен югалтмый. Аны салкын тию авыруларын профилактикалау өчен дә, физик һәм акыл йөкләмәләре булганда да кулланырга кирәк.

Нарат җиләгендә А, С һәм Е витамины күп. Ул шулай ук пектинга, каротинга, калийга, магнийга, марганец һәм тимергә, фосфорга бай. 100 грамм нарат җиләгендә органик кислоталарның тәүлеклек нормасының 95 проценты, марганецның 32,5 проценты, С витаминының 16,7 проценты була. Дәвалану өчен нарат җиләген үзен дә, ботакларын һәм яфракларын да кулланалар.

Сырганак әчкелт-баллы тәмле, аны төньяк яки себер ананасы дип тә атыйлар. Иммунитетны арттыру өчен, сырганакны чи килеш тә, морс ясап та, чәй итеп төнәтеп тә эчәләр. Сырганак согы йөткерүне җиңеләйтә, борыннан агуны киметә, температураны төшерә.

Аның латинча атамасы «Hippophaе» ике сүздән тора: «hippos» – ат һәм «phae» – ялтыравык бирү. Борынгы греклар авыру һәм яраланган атларга кыргый сырганак бөреләре ашаткан, шуннан соң атлар тиз терелгән, йоннары ялтырый башлаган, дип санала.

Галимнәр ачыклаганча, сырганакта фәндә билгеле булган барлык витаминнар диярлек бар. Анда аеруча С витамины, B1, B2, B3, В6, B9, К, Р витаминнары, А провитамины, Е витамины, шулай ук башка файдалы матдәләр – флавоноидлар, серотонин, органик кислоталар, микроэлементлар (калий, кальций, магний, фосфор, тимер), майлар (йомшагында 9 процент һәм төшләрендә 12 процент), пектиннар, үсемлек антибиотиклары, гади шикәрләр (глюкоза һәм фруктоза) бар, дип санала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100