news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кыска җомга»ны башка көннәрдә эшләү хисабына ясарга тәкъдим иттеләр

news_top

Җомга көннәрендә кыскартылган эш көне закон белән беркетелергә мөмкин, ләкин бу көннән калган эш сәгате башка көннәрдә эшләп бетерелергә тиеш булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов белдерде.

Россиядә кыскартылган эш атнасына күчү идеяләрен шәрехләп, ул – бу процессның бик акрын һәм баланслы башкарылырга тиешлеген ассызыклый.

«Мисал буларак, без хезмәттәшләребез белән җомга көннәрендә кыскартылган эш көнен булдыру турында закон проектын керттек, тик менә төшеп калган сәгать дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәренә бүленергә, шул көннәрдә эшләп бетерелергә тиеш», – диде Нилов.

Аның сүзләренчә, төшеп калган эш сәгатен компенсацияләү өчен, бу көннәрдә «я төшке аш тәнәфесен кыскартырга, я эш көне озынлыгын арттырырга» кирәк булачак. Депутат сүзләренчә, бу – хезмәт һәм ял вакыты балансын саклау өчен кирәк.

Хезмәт кодексы нигезендә, 1 атнада эш сәгатьләре саны 40тан артмаска тиеш. «Кыска җомга» режимында (мәсәлән, 16:45 яки 17:00гә кадәр), кагыйдә буларак, предприятиедә төшке аш тәнәфесе вакыты 1 сәгать урынына 45 яки 48 минутка кадәр кыскара.

Әмма, элегрәк Нилов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта мондый чара, сораштырулар мәгълүматлары буенча, Россия компанияләренең өчтән берендә генә кулланыла. Закон проекты авторлары фикеренчә, ял көннәре алдыннан кыскартылган эш көне хезмәткәрләрне мотивацияләү, хезмәт нәтиҗәлелеген һәм җитештерүчәнлеген арттыру инструментларының берсе була ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар