Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кышка кызыл фасоль белән яшелчәләр салаты рецепты

news_top_970_100
Кышка кызыл фасоль белән яшелчәләр салаты рецепты

«Лобио» салаты кышка әзерләп куела. Ул кызыл фасольдән һәм яшелчәләрдән тора.

Ингредиентлар: 3 стакан фасоль, 1 кг татлы борыч, 1 кг кишер, 2 кг помидор, 1 стакан үсемлек мае, 2,5 аш кашыгы тоз, 300 грамм шикәр комы, 70 мл 9 процентлы аш серкәсе.

Фасольне тозлы суда әзер булганчы пешерергә.

Борычны чистартып саламлап турарга, кишерне эре угычтан уарга, помидорны иттырткычтан чыгарырга.

Барлык яшелчәләрне бергә кушарга, фасольне дә салып, сүрән утта 30 минут пешерергә. Әзер булырга 10 минут кала аш серкәсе салырга.

Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябарга һәм салкын урында сакларга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100