Кышын әзерләү өчен алмадан пирог эчлеге
Сабада яшәүче Исмөгел ападан кышка алма бәлеше өчен эчлек әзерләү рецептын тәкъдим итәбез.
1 стакан суга 1 кг шикәр комы салып, эретергэ куярга. Шикәр комы эреп беткәнче туралган 3 кг алманы салырга, кайнап чыккач 5-10 минут тирәсе янә кайнатырга. Кайнаган килеш, уртасыннан алып банкага тутырырга, ә кырыйдагы алмалары әкренләп кайный тора.
Алмаларын бик каты пешереп бетермәскә. Капкач белән каплап куйганнан соң, банка өсләрен бераз каплап тотарга.
Банкаларны кайнар су белән генә коеп алырга.
"Кышын пешергән алма пирогларыгыз тәмле булсын", - дигән хуҗабикә Инстаграмда.