Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кышын урамда интим белән шөгыльләнгән ир һәм хатынны күзәтү камерасы төшереп торган

Урамда яратышкан ир белән хатын "Бездә романтика", дип акланган.

news_top_970_100
Кышын урамда интим белән шөгыльләнгән ир һәм хатынны күзәтү камерасы төшереп торган

Россиядән килгән хатын-кыз һәм Германия гражданины Латвия башкаласы Рига шәһәре урамында интим белән шөгыльләнгән. Аларга 400 евро штраф салганнар. Бу турыда Delfi.lv басмасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Бу ир белән хатын ике ай дәвамында интернетта языша. Шуннан соң, 4 гыйнварда, алар очраша. Гашыйкларның сүзләренчә, кунакханәләрдә буш урын булмый. Аларның теләге шулкадәр көчле була ки, ир белән хатын бар бәдрәфендә үк интим белән шөгыльләнә.

Шуннан соң бу кешеләр экстремаль интимга керешә. Моның өчен Калькю урамын сайлыйлар. Ләкин гашыйклар әйләнә-тирәдә күзәтү камералары булуын исәпкә алмый. Ике минут узгач ук, бу урынга полиция хезмәткәрләре килеп җитә. Ир белән хатын интимны туктатырга, үз гамәлләре турында полициягә аңлатма бирергә мәҗбүр була. Экстрим яратучы парның полиция хезмәткәрләре белән сөйләшкәнен урамдагы камера яздырып алган.

«Без кунакханәләргә биш тапкыр шалтыраттык. Ләкин барысы да ябык иде. Без бәдрәфтә булдык. Барысын да шунда эшләдек. Тик тагын кабатлыйсы килде. Чөнки без ике ай буена языштык. Бездә романтика. Әгәр моңа позитив яктан карасаң, истә калдырырлык әйбер була», — дип сөйләгән Россиядән килгән хатын полиция хезмәткәрләренә.

Гашыйкларның бу гамәлләрен вак хулиганлык дип бәяләгәннәр һәм 400 евро штраф салганнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100