news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кышын машинада кондиционерны эшләтү ни өчен кирәк?

Кышын кондиционер тәрәзә пыялалары парланмасын өчен эшләргә тиеш.

news_top
Кышын машинада кондиционерны эшләтү ни өчен кирәк?
Салават Камалетдинов

Машинада климат-контроль системасы җәй көне суыту өчен генә түгел, ә кышын да кирәк. Бу турыда Sputnik радиосына интервьюда автоэксперт Владимир Соловьев сөйләгән.

Машина салонында температураны көйли торган җайланма — климат-контроль системасын күпләр кондиционер дип атый. Кышын ул тәрәзә пыялалары парланмасын өчен эшләргә тиеш. 

«Машинада кондиционер яки климат-контроль җәен дә, кышын да эшләргә тиеш. Бу система җәен температураны төшерү, кышын күтәрү өчен генә түгел, ул һаваны да киптерә. Һава коры булса, машина тәрәзәләрендә пар булмый, күз күреме яхшыра», — ди эксперт.

Кышын аяк киеменә ияргән кар салонга керә, аннары эри һәм дымлылыкны арттыра. «Дымлылык зур булса, руль да шуып йөри башлый. Бу куркыныч та, рәхәт тә түгел», — ди Соловьев.

Ул шуып йөри торган руль аркасында авариягә очрамас өчен, машинада климат-контроль системасын сүндермәгез дип киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар