news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кышын кызыл чөгендер ник үрә?

Иртә өлгерә торган чөгендерне кышка сакларга калдырмагыз.

news_top
Кышын кызыл чөгендер ник үрә?
https://pixabay.com

Кышын саклаганда, кызыл чөгендер үрә, шәлперәя, ашарлык булмый башлый. Бу дөрес сакламаудан килеп чыга. Киңәшләр сайтында шул хакта язылган.

Иртә өлгерә торган чөгендерне кышка сакларга калдырмагыз. Аларны алдан ашап бетерергә кирәк.

Чөгендерне түтәлдән иртә алырга ярамый, өлгермәгән чөгендерне саклап булмый.

Чөгендер озак саклансын, үрмәсен өчен, аны дөрес иттеп саклау кирәк.

Аны коры көнне алып, яфракларын шунда ук кисеп ташлап, җилләтелә торган урында киптереп куярга кирәк. Яфракларын кискәндә төптән 1 см калдырыгыз.

Кырыйдан чыгып торган тамырларын да кисеп ташлагыз, туфрагын коегыз, тик юарга кирәкми.

Шулай иткәндә, кызыл чөгендер кышын үрмәс, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар