news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кышын фермерлар сыерларга йоннан күкрәкчә тегә, күлгә мич ягып су җылыта - фото

Якутиядә 60 градус салкыннар булганда савым сыерларына күкрәкчә кидерәләр, калганнары ялангач йөри.

news_top
Кышын фермерлар сыерларга йоннан күкрәкчә тегә, күлгә мич ягып су җылыта  - фото

Төньяк түгәрәк артында Якутиядә фермерлар сыерларның имие туңмасын өчен, йоннан күкрәкчә тегә. Бу турыда Эвено-Бытантайский районының Кустур авылы ветеринары Станислав Поповка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Мал табибы сүзләренчә, биредә кыш көне 60 градуска кадәр салкыннар була. Төньяк түгәрәк артында бөтен фермерлар диярлек сыерларга махсус кием тегә. Күкрәкчәне савым сыерларына гына кидерәләр, калганнары ялангач йөри, ди ул. 

«Күлдә мичле бәкеләр ясыйбыз. Иртән ферма хезмәткәре боз ватып бәке тишә, күлдә мичне ягып җибәрә. Сыерларны шунда куып алып барып, су эчерәбез. Аннары кире алып кайтабыз. 50 градус салкында бәке бик тиз боз белән каплана, сыерларның икенче көтүе килгәнгә кадәр мичне ягып торалар. Төшкә кадәр ферма сыерлары су эчә, төштән соң шәхси хуҗалыклар алып килә. Бу түләүле хезмәт», — ди Попов.

Якутия сыерының тиресе калын була икән. «Аның йоны да куе һәм озын. Нечкә эчәклек 47 метрга кадәр озынлыкта була. Бу азык начар булганда да барлык файдалы матдәләрне сеңдерү өчен кирәк. Безнең сыерлар лапаста озак торудан стресс кичерми. Алар күпчелек авыруларга да бирешми. Якут сыерларының сөтенең майлылыгы да югарырак. Бу — уникаль токым», — ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар