Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кышкы юлда машинада имин йөрү өчен нишләргә?

Кышын машина тәгәрмәченең юлга ябышу үзлеге кими.

news_top_970_100
Кышкы юлда машинада имин йөрү өчен нишләргә?
https://pixabay.com

«СберАвто» экспертлары кыш көне машинада имин йөрү тәртибен искәртә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Алданрак тормозлый башлый, ипләп кенә йөрү, руль артында ышанычлы иттереп утыру, шәхси транспортта йөрми тору да кышкы юлларда имин булырга ярдәм итә.

«Кыш көне асфальтка түбән температуралар йогынты ясый, машина тәгәрмәченең юлга ябышу үзлеге кими. Шуңа күрә тормозлау юлы арта, йөртүче һәрчакта да игътибарлы булырга, алдан тормозлый башларга тиеш», — ди белгечләр.

Кышкы юлда бар маневрны да алдан әзерләнеп эшләргә кирәк. Рульне кисәк кенә бору, газ педаленә кисәк басу машинаны тайгаклатып җибәрә. «Идарә ителми торган шуып бару, тәгәрмәчләрне блокировкалауны булдырмас өчен, рульне салмак кына әйләндерергә кирәк», — ди экспертлар.

Кыш кына юлда полосалар алмаштырып йөрүдән тыелырга, маневрлар вакытында тизлекне киметергә кирәк.

Кисәк тормозлау һәм шуып китү булмасын өчен, блокировкалауга каршы система (ABS) ярдәм итә, ләкин машина шуа башласа, болай эшләргә кирәк:

алгы приводлы машинада:

  • газга басу көче шул килеш калсын,
  • рульне шуып бара торган якка каршы якка салмак кына иттереп борыгыз.

арткы приводлы машинада:

  • газ педален ычкындырыгыз,
  • рульне шуып бару ягына таба борыгыз.

машина тулы приводлы булса:

  • аякны газ педаленә баскан килеш калдырыгыз,
  • рульне шуып бару ягына таба борыгыз.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100