Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кышкы солянка» концертын гадәттән тыш хәл бозып аткан

Илназ Сафиуллин җырлаганда, ут чыгарып биегән иде, дип яза Айваз Садыров.

news_top_970_100
«Кышкы солянка» концертын гадәттән тыш хәл бозып аткан
https://www.instagram.com/aivazsadyrov

26 декабрьдә Казанда УНИКС концертлар залында «Кышкы солянка» концерты вакытында эвакуация булган. Бу турыда Айваз Садыров инстаграмдагы сәхифәсендә язган.

«Әле узган атнада гына Данир Сабиров концертында УНИКСтан „Бомба“ дип куып чыгарсалар, кичә үзебез сәхнәдә чакта „янгын“ дип чыгарып маташалар. Данирда берәү шалтыртаып уйнаган булса, бездә Илназ Сафиуллин җырлаганда, ут чыгарып биегән иде. Сәбәбен шунда күрдек», — дип яза ул.

Айваз Садыров бу хәлгә җитди фикерен дә әйткән. «Шаярмый әйткәндә, шөкер, барыбыз да исән сау һәм шулай булып калсын», — ди.

Видеода халыкның залдан чыгып китүе сурәтләнгән. Аннары алып баручылар тамашачыларны кабат залга чакыра. «Бу Яңа ел шаяруы», — ди алар.

Инстачылар комментарийлар яза. «Әйе, без дә булдык «солянка“да. Җырчылар барысы да бик көчле, матур җырладылар. Тик халык бик пассив, авыр энергетика белән иде. Залда ул нык сизелеп торды. Өстәвенә шул ЧП да концертны бозып атты. Кызганыч. Ә артистларга Аллаһ ярдәм бирсен. Хәзерге халык белән эшләү бик авыр», диләр.

«УНИКСка балалар белән барырга да куркыныч хәзер», — дип уфтаналар.

«Бер дошманымдыр инде». Данир Сабировның УНИКСтагы концертын өзгәннәр, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100