Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кышкы салкыннардай ныклы мәхәббәт сезгә» - Габделфәт Сафин гаиләсендә зур шатлык

Җырчы Габделфәт Сафин һәм автор-башкаручы, мөхәррир Рузилә Сафинаның уллары Зөлфәт гаилә корган.

news_top_970_100
«Кышкы салкыннардай ныклы мәхәббәт сезгә» - Габделфәт Сафин гаиләсендә зур шатлык
Салават Камалетдинов

«Хәерле җомга көне белән сезне, дуслар!

Кичә улым Зөлфәт белән киленебез (кызыбыз) Аделинага никах укылды.

Аллаһка шөкер! Бәхетле, гомерлек никах булсын! Ак юл сезгә, кышкы салкыннардай ныклы мәхәббәт. Эшләрегез уң булсын, бәрәкәтле гаилә тормышы сезгә балаларыбыз!

Йортыгызда һәр иртәне «Бисмилләһ» әйтеп башлагыз, балалар тавышы тутырсын йортыгызны һәм җиһанны! Олы бәхет телибез!

Яратабыз, хөрмәт итәбез. Минем дуслар, сездән дә котлаулар көтәм, кабул итәм. Рәхмәт!» — дип язган Рузилә Сафина үзенең Инстаграм битендә.

Инстачылар да яшь гаиләгә җылы, матур теләкләрен яудырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100