Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кышкы киемнәрне ничек сакларга?

Кышкы киемнәрне ничек сакларга?

news_top_970_100
Кышкы киемнәрне ничек сакларга?
Кышкы киемнәрне, аяк киемнәрен дөрес саклау өчен Роскачество белгечләре киңәш бирә. 

Саклауга куяр алдыннан киемнәрне ничек әзерләргә?

1. Юарга һәм чистартырга кирәк

Дезодорант, ислемай, косметика, тир эзләрен һәм башка тапларны ярты елдан соң чистарту бик авыр булачак. Алар көя күбәләге личинкаларын да барлыкка киптерегә мөмкин. Шуңа күрә киемнәрне чистартырга кирәк.

Свитер, шарф һәм бәйләм башлыкларны салкын суда, деликат юу режимында юарга кирәк.

Пуховикларны махсус шарчыклар (теннис шарлары белән алмаштырырга була) белән юалар.

Йон һәм мамык өчен чыгарылган махсус юу чараларын куллану мөһим. Мамык куртканы киптергәндә эчендәге тутыргычын каккалап киптерергә кирәк. Бәйләм әйберләрне горизонталь өслеккә тастымал җәеп, шуңа тигезләп куеп киптерәләр.

Дубленкада яки тунда бик сизелеп торган таплар юк икән, аларны тузан суырткыч белән суыртып алырга кирәк. Дубленкада вак таплар, чәчрәгән эзләр булса, аларны сабынлы су белән чистартырга була.

Аяк киемнәрен дә яхшылап чистарту зарур. Шома күннән тегелгән итекләргә крем сөртергә, замша аяк киемен су үткәрми торган матдә белән эшкәртергә кирәк.

2. Киптерергә, үтүкләргә, җилләтергә

Кояш нурлары көя күбәләгенең йомыркаларын үтерә. Шуңа күрә мех һәм йон киемнәрне яхшылап киптерергә һәм җилләтергә кирәк. Юганнан соң бөгәрләнеп калган киемнәрне шундук үтүкләргә кирәк. Берничә ай узганнан соң үтүкләү шактый авыр булачак. Дубленканы киптергәннән соң, махсус дым үткәрми торган состав белән эшкәртергә кирәк. Аны аяк киеме бүлегендә табарга була.

Киемнең барлык сәдәфләре дә булуын, молнияләре яхшы ачылып-ябылганын карагыз. Шулай ук киемнең җөйләрен дә тикшерегез. Көннәр суыткач, тиз генә җылы киемнәрне кияргә кирәк булганда, барысы да тәртиптә булса үзегезгә җиңел булачак. Төзәтәсе аяк киемнәрен остаханәгә алып барыгыз. Аяк киемнәрегезнең набойкалары һәм молнияләре һәрвакыт төзек булсын.

Киемнең сәдәфләрен, молнияләрен эләктерегез, кесәләрен карагыз.

Ничек сакларга?

Шкафта буш урын булса, пәлтә, дубленка, плащларны, озын күлмәкләрне элгечләрдә калдырырга була. Ләкин аларны тузаннан саклау өчен махсус чүпрәк капчыкларга салырга кирәк. Пластик капчыклар сайламау хәерлерәк, чөнки алар һава агымына комачаулый һәм күгәрек исе чыгарачак. Элгечләрне киемнең размерына туры китереп сайлагыз, алар киемнең җилкәләрен тартып тормасын. Киемнәр арасында бер сантиметр ара булса да калдырыгыз. Болай иткәндә алар бөгәрләнми һәм һава да яхшырак йөрер.

Пуховикны чехолга салып алып куярга була. Саклауның бер варианты – ваккум кап, ул урынны да күп алмый. Ләкин куртканың мамыгын изәргә һәм киемнең күләмен киметергә мөмкин. Шуңа күрә вакыт-вакыт пуховикны алып, каккаларга кирәк.

Табигый мех бик көйсез материал. Ул түбән температура һәм саф һава ярата. Шуңа күрә туннарны махсус саклау урыннарына тапшырырга була. Әмма андый мөмкинлек юк икән, аны чүпрәк капчыкка салып шкафка элеп куярга була. Вакыт-вакыт аны балконда җилләтеп алырга кирәк.

Башка җылы киемнәрне тукымалары буенча аерырга кирәк. Төреп куйганда аста иң авыры, ә өстә җиңеле калырга тиеш. Тартмаларга яки контейнерларга аларны вертикаль итеп урнаштырырга була, болай иткәндә киемнәргә басым булмый һәм алар бөгәрләнми диярлек. Трикотажны элгечләргә элергә ярамый, сузылачак. Перчатка, шарфларны тартмаларга тутырырга була (мәсәлән, аяк киеме тартмаларына).

Аяк киемнәрен табаны белән тигез өслеккә куеп сакларга кирәк. Ләкин тартмаларда һәм кыскычлар белән эләктереп элгечләргә элеп тә сакларга була. Эчләренә сода салынган капчыклар куегыз, алар аяк киемен коры итеп саклаячак.

Көя күбәләге һәм начар истән ничек сакларга?

Көя күбәләге барлыкка килмәсен өчен махсус сашелар кулланыгыз. Аларны үзегез дә ясый аласыз. Җитен тукымага яки марляга кипкән цитрус кабыклары, лаванда, ромашка, мята, розмарин яфраклары төрегез. Шулай ук эфир майлары да кулланырга була. Мамык дискка берничә тамчы май тамызып, аны куртка яки тун кесәсенә салыгыз. Яки мамык белән томаланган май савытын шкафка куегыз. ә чит-ят исләрне тоз, активлаштырылган күмер яки сода үзенә бик яхшы сеңдерә.

Көя күбәләгенә каршы чараларны угги һәм башка йон аяк киемнәре эченә дә салырга онытмагыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100