Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кышкы каникулда Татарстан мәчетләре балалар өчен нинди чаралар оештыра?

Балалар өчен мастер-класслар, викториналар, спорт ярышлары, конкурслар, Коръән дәресләре, Кәлам Шәриф уку һәм ятлау буенча бәйгеләр була.

news_top_970_100
Кышкы каникулда Татарстан мәчетләре балалар өчен нинди чаралар оештыра?
"Татар-информ"

Кышкы каникул көннәрендә Татарстан Республикасы мөхтәсибәтләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары башлана. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республикабызның 24 мәчетендә кызлар һәм малайлар өчен белем алу, күңел ачу программасы әзерләнгән.

Биредә мастер-класслар, викториналар, спорт ярышлары, конкурслар, Коръән дәресләре, Кәлам Шәриф уку һәм ятлау буенча бәйгеләр була. Балалар шулай ук тимераякта, чаңгыда шуачаклар.

Түбәндә мәчетләрнең исемлеге һәм үткәреләчәк чаралар тәкъдим ителә.

02-09 гыйнварда Арча шәһәренең Үзәк мәчетендә иртәнге 09:00дан 13:30га кадәр 8-14 яшьлек балалар өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары үткәреләчәк. Элемтә өчен телефон: +7(917)768-89-96 Мирас хәзрәт.

01-05 гыйнварда Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә иртәнге 08:00дән 14:00гә кадәр 7-13 яшьлек балалар өчен «Сәлам» рухи-сәламәтләндерү курслары үткәреләчәк . Белешмә өчен +7 939 736-14-61, +7 (855-94) 4-16-98 телефоннарына шалтыратырга була.

03-08 гыйнварда Чистай шәһәренең «Камалия» тәрбия үзәге иртәнге 10:00дән 18:00гә кадәр эшләячәк. Биредә Инглиз теле клубы көне, Робототехника һәм фән көннәре, мастер-класслар уздырылачак. Тулы мәгълуматны +7(919)634-01-38 номерына шалтыратып Радик Вафиннан белергә мөмкин.

03-07 гыйнварда Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете иртәнге 09:00дән 14:00гә кадәр мәктәп яшендәге балалар өчен кышкы тәрбия дәресләре үткәрә. Бу көннәрдә балалар Коръән өйрәнәчәк, әдәп-әхлак, Ислам дине нигезләре буенча белем алачак. Белешмә өчен телефон: +7 960 037-78-28.

01- 10 гыйнварда Балык бистәсе районының Үзәк мәчетендә һәм Яңа сала авылы мәчетендә иртәнге 09:00дән 14:00гә кадәр мәктәп балалары өчен дини һәм рухи тәрбия дәресләре узачак. Дәресләргә язылу өчен +7(919)696-27-26 телефоны аша Рамазан хәзрәткә элемтәгә чыгарга була.

02-10 гыйнварда Балык бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылы мәчете иртәнге 09:00дән 14:00гә кадәр балалар өчен Ислам ялы оштырачак. Телефон: +7(919)696-27-26 - Рамазан хәзрәт.

28 декабрь -03 гыйнварда Сарман районының Үзәк мәчетендә иртәнге 09.00дән 15.00гә кадәр мәктәп яшендәге балалар өчен тәрбияви әхлакый яллар оештырылачак. Биредә кызыклы дәресләр, викториналар, урамда төрле уеннар, кардан әйбер ясау конкурсы, шугалакка барып тимераякларда йөрү каралган. Язылу өчен телефон: +7(919)638-88-77 -Сәгыйть хәзрәт.

03 гыйнвардан Байлар Сабасы Үзәк мәчетендә, Шәмәрдән бистәсе «Шатнур» мәчетендә, Лесхоз бистәсе, Олы Шыңар һәм Сатыш авылы мәчетләрендә малайлар һәм кызлар өчен тематик курслар булачак, шулай ук тимераякта, чаңгыда шуу оештырылачак. Шулай ук кул эшләре буенча дәресләр белән бергә конкурслар һәм квест оештырылачак. Белешмә өчен телефон: +7 (84362) 2-35-68 - Айнур хәзрәт.

30 декабрь-05 январьда Түбән Кама шәһәренең «Нур» мәчетендә 7-12 яшьлек кыз балалар һәм малайлар өчен аерым кышкы ял каралган. Биредә иртәнге 09.00дән 14.00гә кадәр дәресләр, мастер-класслар, актив уеннар булачак. Белешмә телефоны: +7 939 381-71-39.

27-31 декабрь көннәрендә Түбән Кама шәһәренең «Ихлас» үзәгендә 7-13 яшьлек кыз балалар өчен кышкы ял оештырылачак. Биредә дәресләр, мастер-класслар һәм актив уеннар булыр дип көтелә. Кышкы ялларга язылу өчен +7(917)917-08-08 телефоны аша Лилия апа белән элемтәгә чыгарга кирәк.

02-06 гыйнварда Түбән Кама шәһәренең «Ихлас» үзәгендә 7-13 яшьлек малайлар өчен булачак кышкы ялларда дәресләр, мастер-класслар, актив уеннар планлаштырыла. Белешмә өчен Хәлил хәзрәт телефоны: +7(908)336-59-94 (what’s app), +7(937)571-71-40.

27 декабрьдән Чаллы шәһәре «Нур-Ихлас» мәчетендә балалар өчен дәресләр. Телефон: +7 (855-25) 6-85-58

01-08 гыйнварда Кайбыч районының Олы Кайбыч, Колангы, Югары Кошман, Иске Чәчкаб, Чүти авыллары мәчетләрендә көндезге 12:00дән 16.00гә кадәр рухи сәламәтләндерү үзәкләре оештырылачак. Элемтә өчен Дамир хәзрәтнең телефоны: +7(908)347-17-80.

03-09 гыйнвар көннәрендә Питрәч районының Үзәк мәчетендә балаларның ял итү үзәге эшләячәк. Иртәнге 9.00дән 12.00гә кадәр РИИ шәкерте килеп, гарәп телен өйрәтәчәк. Белешмә телефоны: +7(917)234-56-38 Рушания ханым.

Кукмара районы Туеш авылы мәчетендә шимбә көннәрендә 4-6 яшьлек балалар өчен, якшәмбе көннәрендә 6-9 яшьлек балалар өчен укулар булачак. Язылу өчен иртәнге 9.00дән 11.00гә кадәр Айрат хәзрәткә +7(903)342-40-40 телефонына шалтыратырга кирәк.

28 декабрь -6 гыйнварда Теләче районы Үзәк мәчетендә дәресләр, уеннар, викториналар. Телефон: +7(905)021-58-52 (Исмәгыйль хәзрәт),

30 декабрь -05 гыйнварда Чаллы шәһәренең «Ихлас» мәчетендә 8-14 яшьлек малайлар өчен булачак рухи-сәламәтләндерү курсларында Коръән, иман, әдәп дәресләре, шулай ук конкурслар, мастер-класслар, поход оештырылачак. Белешмә телефоны: +7 987 421-27-30.

03-07 гыйнвар көннәрендә Баулы шәһәренең «Өмет» мәчетендә малайлар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары. Биредә шугалакка бару, «Гыйбадәте Исламия» китабы буенча викториналар каралган. Телефон: +7(85569)5-93-85 (Рәсим хәзрәт).

29 декабрьдә Югары Ослан мәчетендә дини тәрбия дәресләре уздырыла. Белешмә өчен 15.00-17.00 сәгать аралыгында +7(927)442-17-42 телефонына Гали хәзрәткә шалтыратырга кирәк.

02-05 гыйнварда Югары Ослан мәчете дини тәрбия дәресләре, викторина, спорт ярышы оештыра. Дәресләр турында белешмәне 09.00-12.30 сәгать вакыт аралыгында +7(927)442-17-42 телефоны аша Гали хәзрәттән белергә була.

30 декабрь - 04 гыйнвар аралыгында Алабуга шәһәренең Җәмигъ мәчетендә мәктәптә укучы малайлар өчен «Тәрбияле бала» рухи-сәламәтләндерү курслары үтәчәк. Курсларда әдәп-әхлак, Коръән дәресләре, ярышлар һәм мастер-класслар булыр дип көтелә. Тулы мәгълүматны иртәнге 09.00дән 13.30га кадәр +7(987)268-92-17 телефонына шалтыратып Ранис хәзрәттән белергә була.

01-10 гыйнвар көннәрендә Казанның Нур-әл-Ислам мәчетендә 7-14 яшьлек малайлар өчен Коръән курслары булачак. 09.00-12.00 сәгать аралыгында белешмәне +7 986 903-70-75 телефоны аша Даурон остаздан алырга була.

01-10 гыйнвар көннәрендә Казанның «Салихҗан» мәчете Ислам нигезләре курслары үткәрә. Белешмә телефоны: +79393932926 (Рәмис хәзрәт).

02-06 гыйнварда Казанның «Кабан арты» мәчетендә кызлар өчен «Әниемнең җылы кочагы» тәрбияви чаралары узачак. Телефон: +7 917 912-65-24 (Айгөл остаз).

01-08 гыйнварда Әгерҗенең «Нур» мәчетендә 9 — 13 яшьлек балалар өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак. Программада — Коръән, иман, әхлак дәресләре, викториналар, мастер-класслар, бәйгеләр, походлар, спорт ярышлары. Ике тапкыр ашау булачак. Курслар түләүле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100