Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кышкы хит булачак» — Илсөя Бәдретдинова «Чыршы-чыршы» җырына яңа сулыш биргән

Җырны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга мөмкин.

news_top_970_100
«Кышкы хит булачак» — Илсөя Бәдретдинова «Чыршы-чыршы» җырына яңа сулыш биргән
«Татар-информ» архивы

Татарстан эстрадасының атказанмаган җырчысы Илсөя Бәдретдинова «Чыршы-чыршы» җырын яңартып яздырган.

«Чыршы-чыршы» җырын рәхәтләнеп, яратып, нык-нык яхшы кәеф белән эшләдек. Яңа ел бәйрәмнәрендә биергә менә дигән инде. Моң һәм мәгьнә эзләмичә генә яме», — дип язган җырчы инстаграм сәхифәсендә.

Җырчының виртуаль дуслары «Чыршы-чыршы» җырының музыкаль мәйданчыкларга чыгуын көтеп алган. Җырчыга балачак җырына яңа сулыш биргән өчен рәхмәт тә әйтеп язганнар.

«Кышкы хит булачак», «Шундый рәхәт бу җырны тыңларга», «Шәп», «Балачакка, чыршы бәйрәменә йөгереп кердем сыман», — дип комментарий калдырган инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100