Кыш көне машина "дворнигын" өскә күтәреп калдыру дөресме?
Резина ком һәм пычрак чистартканда күбрәк ватыла.
Кар яуганда, кайберәүләр машина тәрәзәсен чистарта торган җайланма — «дворник"ларны өскә таба күтәртеп калдыра. «Автовзгляд» сайты белгечләре шул уңайдан киңәшләр бирде.
Тәрәзә чистарткычларны өскә күтәреп калдыручылар фикеренчә, «дворник» тәрәзәгә ябышып катмый, аңа кар һәм боз ябышмый. Ябышкан чистарткычны тартып алганда, резина бозылмый. Машинаны кабызгач, тәрәзә чистарткычны эшләтеп җибәрү механизмы да ватылмый дип саный бу кешеләр.
Ләкин белгечләр фикеренчә, тәрәзә чистарткычны өскә таба озак вакыт күтәртеп тору механизмга зыян китерә. Аның пружинасы тартылып йомшара. Шуннан соң җайланма тәрәзәне яхшылап чистартмый башлый.
Өстәвенә, бозлы тәрәзәне чистартканда, чистарткычның резина өлеше бозыла дигән сүз дә дөреслеккә туры килеп бетми. Резина өлеше ком һәм пычрак чистартканда күбрәк ватыла.
«Дворник»ларны күтәртеп калдыруның файдасы юк. Чөнки алар бозлы тәрәзәне барыбер чистарта алмаячак. Кар һәм боз яткан тәрәзәне кул белән чистартасы була.
Заманча машиналарда тәрәзә чистарткычны җылыту җайланмасы бар. Аны җибәргәч, бозлы тәрәзәгә шыплап ябышкан чистарткыч та берничә минуттан үзе куба.
Ә бик түземсезләр кыргыч һәм щетка алып үзләре чистарта торсын.