news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кыш көне диңгез буена барып ял итүнең нинди куркынычы бар?

Кеше 30 градуслы салкыннан 30 градуслы эссегә киткәч, калкансыман биз стресс кичерә.

news_top
Кыш көне диңгез буена барып ял итүнең нинди куркынычы бар?
https://pixabay.com

Калкансыман биздә гиперфункция ачыкланган кешеләргә диңгезгә бармау хәерле. Бу турыда «Вечерняя Москва» радиосында табиб-эндокринолог Татьяна Суслова сөйләгән. 

Табиб бу авырулар диңгезгә баргач тиреотоксикоз кискенләшергә мөмкин булуын искәртә. Халыкның күбесендә исә калкансыман биз белән проблемалар бар, ди ул.

Суслова сүзләренчә, ял итәр өчен эссе диңгез климатына күченгәндә калкансыман биз климат үзгәрешенә яраклашырга ярдәм итә.

«Ул саклаучы һәм организмның эчке климатын көйләүче булып хезмәт итә. Ләкин ул моны кисәк кенә башкара алмый. Кышкы режимнан җәйге режимга һәм киресенчә күчү өчен органга берничә ай таләп ителә», — ди табиб.

Аның сүзләренчә, берничә ай эчендә калкансыман биз кан тамырлары системасын тарайта яки киңәйтә, һәр күзәнәккә гормоннар агымын арттыра яки киметә.

Кеше 30 градуслы салкыннан 30 градуслы эссегә киткәч, калкансыман биз стресс кичерә. Берничә ай эшли торган эшне аңа берничә сәгатьтә эшләргә кирәк була. Салкынга әйләнеп кайткач процесс кабатлана.

Отпускка китәр алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк, ди Суслова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар