news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кыш буе яшәмәгән авыл яки дача өенә кергәндә нәрсәдән куркырга кирәк?

Сорауга ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җавап бирде.

news_top
Кыш буе яшәмәгән авыл яки дача өенә кергәндә нәрсәдән куркырга кирәк?

- Май бәйрәмнәрендә күпләр көздән кермәгән авыл яки дача өйләренә агыла. Куркынычсызлык таләпләрен үтәү өчен, беренче чиратта, эшне җыештырудан башлагыз. Өйне ачканнан соң, җилләтергә, профилактика чараларын үтәп җыештырырга, юарга кирәк. Суга төрле дезинфекция чаралары өстәргә кирәк. Кулыгызга перчатка кияргә онытмагыз. Тузанны себереп кенә һавага күтәрергә ярамый. Сулыш юлларын саклау өчен марля битлек яки респиратор киегез. Чөнки тычкан бизгәге вирусы коры килеш саклана. Әгәр өегездә кимерүчеләр кунак булган икән, тизәк-сидек кибеп, тузанга әйләнә һәм шуны сулаганда кеше зур күләмдә инфекция дозасы алырга мөмкин.

Өйдә генә түгел, подвал, өй түбәсе, сарайда да җыештыру мөһим.

Шулай ук өй территорриясен дә чистарту кирәк. Корыган, сынган ботаклар, кипкән үлән, кулланылмгаан төзелеш материаллары – тычкан һәм күселәр оялау өчен менә дигән урын. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар