Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыш Бабайның пенсиясе ничә сум чыга?

Кыш Бабай эшли торган пенсионер булгач, аның пенсиясе индексацияләнми. Тик аның карамагында балигъ булмаган оныгы - Кар Кызы бар.

news_top_970_100
Кыш Бабайның пенсиясе ничә сум чыга?
Владимир Васильев

Кыш Бабайга 10 221 сум пенсия исәпләгәннәр. Бу сумманы Свердловск өлкәсен пенсионерлар партиясенең төбәк бүлекчәсе исәпләп чыгарган. Әлеге документ Лента.ру сайты карамагында бар икән.

Хезмәт стажы 1937 елдан башланса да (СССРда Яңа ел чыршысын шул чактан бәйрәм итәләр), аның Свердловск өлкәсендә тиешле пенсия түләүләре ун мең сумнан бераз гына күбрәк килеп чыккан.

Кыш Бабай - эшли торган пенсионер булу сәбәпле, аның пенсиясе индексацияләнми. Аның өчен бердәнбер өстәмә түләү — балигъ булмаган оныгын — Кар Кызын тәрбияләү өчен була, дигәннәр партиядә.

Узган елда Кыш Бабайның матди халәте яхшырмаган. «Кыш Бабай пенсионерларның яшәү минимумы өстәмәгә генә өметләнә ала, ул киләсе елга 10277 сум була», дип аңлатканнар партиядә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100